6 июньгә һава торышы һәм ай календаре

6 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

6 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +19..+24˚ градус.

Кимүче ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Чүп үләннәрен утарга, туфракны йомшартырга була. Кышын саклау өчен ачы торма утыртырга була. Бәрәңгене ашларга кирәк.

Чәчәк түтәле

Чүп үләннәрен утарга, туфракны йомшартырга була. Чәчәкләрне, бүлмә гөлләрен ашлау.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җимеш бирә торган агач-куакларны ашларга кирәк.