6 мартка һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

6 мартка һава торышы һәм ай календаре

6 мартка һава торышы һәм ай календаре.

6 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Кар явачак. көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -9..-14˚, аязганда -19˚, көндез -5..-10˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.

Кимүче ай, ай укчы йолдызлыгында.

Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Рассаданы күчереп утыртырга, ашлама сибәргә кирәк.

Җиләк-җимеш куакларының ботакларын кисәргә мөмкин.