5 августка һава торышы һәм ай календаре

5 августка һава торышы һәм ай календаре.

5 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +25..+30˚ градус.

Кимүче ай, ай балык йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугарырга, фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә була. Туфракны эшкәртү. Күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга була. Хуш исле һәм дару үләннәрен җыярга була. Яшелчәләр тозлау, киптерү һәм туңдыру өчен уңай чор.