
5 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явачак. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык булачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Урыны белән 16 метрга җитүче көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -18..-23˚, аязган вакытта -28˚, республиканың көньяк-көнбатышында -10..-15˚ градус. Көндез -6..-11˚, көнчыгыш районнарда -16˚, көньяк-көнбатыш районнарда -1..-6˚ градус булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.
