4 июльгә һава торышы һәм ай календаре

4 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

4 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 14. 19˚, көндез 27. 32˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Көзен куллану өчен шпинат утыртырга була. Яшелчәләрне ашларга була.

Чәчәк түтәле

Чәчәкләрне фосфорлы-калийлы ашламалар белән ашларга була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп утыртырга була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җиләк-җимеш уңышын җыеп эшкәртергә кирәк.