4 июльгә һава торышы һәм ай календаре

4 июльгә һава торышы һәм ай календаре
4 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм иртән урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Иртән һәм көндез җил тизлеге урыны белән 16 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15º, көндез +20..+25º градус.

4 июль.
Үсеш алучы ай. Ай арыслан йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Сугару, сыек ашламалар сибү һәм яшелчәләр белән бәйле эшләр өчен уңышлы чор түгел. Авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерү файдалы булачак. Бу вакытта җыелган дару үләннәренең файдасы бик зур булачак. Җыелган уңышны шундук эшкәртергә кирәк. 

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләренә авыруларга һәм корткычларга каршы дарулар сиптерү файдалы булачак. Корыга чыдам чәчәкләр, үрмә чәчәкләр һәм декоратив үсемлекләр утырту, күчереп утырту өчен уңышлы вакыт. Туфракны минераль ашламалар белән эшкәртү. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерү өчен уңай вакыт. Җыеп алынган җиләк-җимеш уңышын шундук эшкәртергә кирәк.