Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 3 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 3 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

3 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез  республиканың көнчыгышында урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы +2..-3˚, көндез +4..+9˚ градус. 

3 октябрь

Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Кышлыктан яшелчәләр чәчеп калдыру. Үсемлек калдыкларын җыю. Яшел кыяк өчен бүлмә шартларында сарымсак һәм суган утырту. Кимерүчеләргә каршы капкыннар кую.

Чәчәк түтәле

Бүлмә гөлләрен кисү тыела. Кышлыктан чәчәкләр утыртып калдыру. Бүлмә шартларында сарымсак, суган һәм яшел үләннәр утырту. Бүлмә гөлләренә су сибү һәм сыек ашламалар кертү.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларның ботакларын кисү тыела. Кимерүчеләргә каршы капкыннар кую, үсемлек калдыкларын җыю.