3 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

3 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
3 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8°, көндез +14..+19° градус.


3 сентябрь.
Үсеш алучы ай. Ай чаян йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Туфракны казырга, түтәлләр әзерләргә була. Барлык үсемлекләрне дә утыртырга, күчереп утыртырга була. Яшелчә тозлау өчен уңышлы вакыт.

Чәчәк түтәле
Барлык үсемлекләрне дә утыртырга, күчереп утыртырга була. Лалә чәчәге суганчаларын утыртырга мөмин. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны казырга, агач-куак асларына компост сибәргә була.