3 августка һава торышы һәм ай календаре | intertat.tatar

3 августка һава торышы һәм ай календаре

3 августка һава торышы һәм ай календаре

3 августта алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез һәм кич көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз көтелә. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән җил уртача тизлектә исәчәк. Көндез һәм кич җил 16-21 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +16.+21˚, ә көндез — +32.+37˚.

Кимүче ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.

Янәдән редис чәчү өчен уңышлы вакыт. Суганны җыеп, киптереп алып куярга. Карлыган, крыжовник, кура куакларының карт ботакларын кисәргә. Бакча җиләгенең кипкән һәм саргайган яфракларын, мыекларын алырга, карт төпләрен алып ташларга. Чүп үләннәренә каршы көрәшне дәвам итәргә. Җиләк-җимеш агачларын корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә. Күпьеллык чәчәкләргә ашлама кертергә, чәчәк атканнарын кисәргә мөмкин. Бүлмә чәчәкләренә коры ашлама кертергә. Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне җыярга һәм эшкәртергә.