3 июльгә һава торышы һәм ай календаре

3 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

3 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +25..+30˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай укчы йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары сибәргә кирәк. Бу көнне яшелчәләрнең яфракларын өзәргә ярамый. Туфракны сугарырга, йомшартырга була.

Чәчәк түтәле

Авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Декоратив үсемлекләрнең ботакларын кисәргә ярамый. Туфракны сугарырга, йомшартырга була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Туфракны йомшартырга һәм сугарырга була.