Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2 августка һава торышы һәм ай календаре

2 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
2 августка һава торышы һәм ай календаре
2 августта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көндез урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Көндез 16-21 м/с тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +6..+11°, көндез +13..+18°



2 август. 
Үсеш алучы ай. Ай арыслан йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Сугару, сыек ашламалар сибү өчен кулай көн түгел. Бу көнне җыелган яшелчәләрне көнендә үк эшкәртергә кирәк. Бу көннәрдә җыелган дару үләннәрнең (бигрәк тә йөрәк авыруларын дәвалый торган) файдалы үзлекләре бик югары булачак. 

Чәчәк түтәле
Сугару, сыек ашламалар сибү өчен кулай көн түгел. Корыга чыдам чәчәкләр утырту өчен уңай көн. Бүлмә гөлләренең туфрагын йомшартырга була. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Сугару, сыек ашламалар сибү өчен кулай көн түгел. Бу көнне җыелган җиләк-җимешләрне көнендә үк эшкәртергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100