2 июньгә һава торышы һәм ай календаре

2 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

2 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Яңгыр явачак, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +15..+20˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай чаян йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Яшелчәләрнең яфракларын, ботакларын өзәргә ярамый. Туфракны йомшарту, сугару файдалы булачак.

Чәчәк түтәле

Декоратив агач-куакларның, чәчәкләрнең, бүлмә гөлләренең яфракларын, ботакларын өзәргә ярамый. Тамырландыру өчен яшел ботакчалар әзерләргә һәм аларны утыртырга була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач-куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Туфракны йомшарту, сугару файдалы булачак. Агачларны, куакларны ашларга була.