2 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

2 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

2 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урын белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +2..+7˚ градус.

Үсеш алучы ай. Ай арыслан йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Күпьеллык суган түтәлләрен пленка белән капларга кирәк. Туфракны эшкәртү өчен уңай көн.

Ччәк түтәле

Корыга чыдам чәчәкләр утырту өчен уңай көн. Туфракны эшкәртергә була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агач-куакларны ялгау яхшы булачак. Туфракны эшкәртергә була.