Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вячеслав Володин Украинаны «банкрот дәүләт» дип атады

news_top_970_100
Вячеслав Володин Украинаны «банкрот дәүләт» дип атады
http://kremlin.ru

2014 елда Украинада дәүләттәге түнтәрелеш илнең суверенитеты тулысынча югалуга китерде, дип саный Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. Бу турыда ул Телеграм каналында яза.

«Аның бюджетының 40 проценты диярлек чит ил кредитлары һәм заемнары хисабына формалаштырыла. Киләсе елга чит ил финанславы 58 процент булачак. Украина гражданнары алдындагы чыгым вазифаларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмый. Бу – хезмәт хакы һәм пособиеләр, пенсияләр, башка социаль мәсьәләләр», – дип яза ул.

Володин сүзләренчә, Киев бурычларны каплар өчен табышының 57,9 процентын сарыф итү, яңа кредитлар алырга мәҗбүр булу сәбәпле, ситуация начарлана.

«Украина – банкрот дәүләт. Киев режимы моның турында әйтмәскә тырыша. Ләкин проблема аермачык», – ди Володин.

Ул Владимир Зеленскийның ил гражданнарын бурыч коллыгына кертүен ассызыклый, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100