Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вячеслав Володин «туган илен ташлап киткән бизнесменнарга» мөрәҗәгать иткән

news_top_970_100
Вячеслав Володин «туган илен ташлап киткән бизнесменнарга» мөрәҗәгать иткән
kremlin.ru

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин үзенең Телеграм каналында туган илен ташлап киткән «газап чигүчеләргә» багышлап пост урнаштырган, дип яза «Московский Комсомолец» порталы.

Сәясәтче «Көнбатыш илләре башта Россия бизнесменнарының яхта, вилла, автомобиль һәм самолетларын тартып алдылар», ә хәзер «аларның үзләрен дә кулга алалар» дип язган. Ул Россия Президенты Владимир Путинның әйткән сүзләрен искә төшергән: «Ул әле күп еллар элек үк «активларын һәм акчаларын чит илдә саклаучыларның барысы да, акчаларын кайтарырга омтылып, «тузанны йотарга» өйрәнә», –  дип кисәткән иде. Володин бу сүзләрнең хакыйкать булуын әйткән.

Дәүләт Думасы спикеры фикеренчә, бизнесменнарга «туган илләре – Россиягә үсеш ясарга булышырга кирәк», һәм «монда туганны, үзләрен шәхес буларак тормышка ашыра алуларын, шуңа күрә туган илгә бурычлы булуларын истә тотарга кирәк». Аның сүзләренчә, туган илен ташлап киткән бизнесменнарга «Россиядә тормыш яхшырак булсын өчен барысын да эшләргә кирәк», һәм шул вакытта «акча гына түгел, намус та чиста булачак».

Кичә массакүләм мәгълүмат чаралары Лондонда берничә миллион торган йортта яшәүче 58 яшьлек Россия эшкуары тоткарлануын хәбәр иткән. Бөекбританиядә аның исемен яңгыратмаганнар. Ул акча туздыруда һәм Британия хокук саклау органнарын ялгыш юлга кертергә тырышуда шикләнелә. Бу кешенең олигарх Михаил Фридман икәнен Россия матбугат чаралары хәбәр итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100