news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вячеслав Володин: «Төбәкләрдә яшь табибларны торак белән тәэмин итәргә кирәк»

news_top

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар, яшь белгечләр Россия төбәкләренә эшкә китсә, аларны торак белән тәэмин итү нормасын законнарда теркәргә кирәк, дип саный. Бу турыда РИА Новости яза.

«Хөрмәтле коллегалар, без бу карарны кабул итәбез, ләкин сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү өлкәсендәге вәкаләтләр Россия Федерациясе субъектларының җаваплылыгы булып тора. Без, әгәр дә иртәгә вузларны тәмамлаучылар хастаханәләрдә эшләргә китсә, регионнар хәзерге яшь белгечләрне, элеккеге студентларны торак белән тәэмин итәргә тиеш, дигәннән чыгып эш итәбез. Бу – төп сорау, моны аңларга кирәк», – диде Дәүләт Думасы рәисе пленар утырышта.

Яшь табибларны һәм урта медицина звеносы хезмәткәрләрен яклау өчен, Володин бу мәсьәләне законнарда чагылдырырга кирәклеген ассызыклады, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар