Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вячеслав Володин: «Йомырка бәясе артуга коммунистлар партиясе җаваплы»

news_top_970_100
Вячеслав Володин: «Йомырка бәясе артуга коммунистлар партиясе җаваплы»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин сүзләренчә, Дәүләт Думасында КПРФ (Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе) фракциясе йомырка бәясе өчен җаваплы, чөнки тиешле комитетны КПРФ депутаты җитәкли. Бу турыда РИА Новости яза.

Дәүләт Думасында аграр мәсьәләләр буенча комитетны КПРФ депутаты Владимир Кашин җитәкли.

«Монда йомырка бәясе өчен КПРФ фракциясе җаваплы, чөнки тиешле комитет КПРФ фракциясеннән рәис белән җитәкләнә», – ди Володин пленар утырыш вакытында.

Ул шулай ук бәяләр, кулланучылар базары, кулланучы кәрзине бәясе өчен 3 профильле комитет җавап тотуны искәртте.

«Сәүдә мәсьәләләре буенча комитет, (Владимир) Гутенев, икътисади сәясәт мәсьәләләре буенча комитет, бу – аларның компетенциясендә икәнне истә тотып, һәм шул исәптән Икътисад министрлыгы, (Максим) Топилин. Һәм җитештерү өчен җавап бирә торган комитет, Кашин», – диде Володин.

«Сезнең йомырка белән нормально булгач, димәк, кешеләрнеке дә булырга тиеш. Шуңа күрә, кемнеңдер кысса, карар кабул итәрбез», – ди ул.

Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында йомырка бәяләре турында җавап бирде. Ул бәя күтәрелүне ихтыяҗ арту, җитештерү артмау, импортлау ачылмау белән аңлатты. Аның фикеренчә, йомырка бәясе белән ситуация «яхшырачак», ул кимендә 2 атна инде Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән фикер алышу предметы булып тора. Путин йомырка бәясе арткан өчен гафу үтенде, моның Хөкүмәт эшендә җитешсезлек булуын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100