news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вячеслав Володин августта гамәлгә керәчәк законнар турында искәртте

news_top

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин август аенда гамәлгә керәчәк төп законнар турында сөйләде. Бу хакта ул Telegram-каналында язды.

РИА Новости Володинга сылтама белән хәбәр иткәнчә, хәзер банклар яшүсмерләргә счетларны бары тик ата-аналар рөхсәте белән генә ача алачак, ә SMS-хәбәрләр таратуны туктату өчен элемтә операторына гариза язу җитәчәк.

Моннан тыш, Туган илне һәм аның мәнфәгатьләрен яклап һәлак булганнар истәлегенә багышланган хәрби каберләрне һәм башка объектларны мәсхәрәләү өчен җинаять җаваплылыгы кертелә. Максималь җәза – 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре гамәлдә булу вакыты озайтыла. Махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның якыннары судка мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасыннан азат ителәчәк.

Өстәмә рәвештә, маркировкаланмаган алкоголь һәм тәмәке әйләнеше өчен дә җинаять җаваплылыгы кертелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар