Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вячеслав Фетисов Алинә Заһитованы тәнкыйтьләде

news_top_970_100
Вячеслав Фетисов Алинә Заһитованы тәнкыйтьләде
"Татар-информ" архивы

25 июньдә Алинә Заһитова ике тапкыр Олимпия чемпионы Олег Сәетов белән бокста спарингка чыкты. Әлеге тамаша Лужникида Мәскәү спорты көннәре кысаларында булды.

Хоккей легендасы Вячеслав Фетисов фигуралы шуучы Алинә Заһитованың бокс буенча мастер-класста катнашуы турында фикерен әйтте. Аның сүзләренчә, «эспортны популярлаштыру кирәк, тик чамасын белеп. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Мин, гомумән, профессионал спортчыларның төрле спорт төрләрендә тамаша кысаларында катнашуына нормаль карашта. Бу спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыра. Ләкин, һичшиксез, монда көлке килеп чыкмасын өчен, чама белү кирәк», – диде ул.

ЦСКА, СССР җыелмасы, «Нью-Джерси Дэвилс» һәм «Детройт Ред Уингс» командалары йолдызы Вячеслав Фетисов фикеренчә, фигуралы шуучы өчен бокс – бу артык инде.

«Хоккейчы өчен футбол, Овечкин очрагындагы кебек, бу – нормаль. Ә бокста чыгыш ясаучы фигуралы шуучы – бу «чересчур», минемчә. Монда көлке булып тоелмасын өчен, чикне узмаска кирәк. Кызлар өчен мондый чыгышлар «too much» (чамадан артык). Заһитова белән очрак чиктән узган иде, мөгаен». – дигән Фетисов Sport 24 сайтына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100