Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вячеслав Данилов: «Бабабыз Мусаны көчләп чукындырсалар да, татар исеме белән йөргән»

«Татмедиа», нәшрият тирәсендәгеләр аны яхшы белә. Я ул тапкан кызыклы мәгълүматлары белән уртаклашырга редакторлар янына керер, я ашханәдә очратырсың аны. «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закированың интервьюсын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Вячеслав Данилов: «Бабабыз Мусаны көчләп чукындырсалар да, татар исеме белән йөргән»

«Данилов абый», «Данилов бабай» дип, үз итеп дәшәләр аңа. Үзе дә сөйкемле бабай, 30 октябрьдә 85ен тутырса да, егетләр кебек җитез, аксакаллардай зиһенле. Җитәкче урыннарда эшләгән: Апас районында Халык контроле комитеты рәисе, райкомның икенче секретаре булган, Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы химиясе берләшмәсендә, «Тасма»да, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында җаваплы вазифалар башкарган. Тарихка теше үтәрдәй гыйлем иясе дә: туган төбәк тарихы буенча берничә китап авторы, атказанган төбәкне өйрәнүче. Аның туган авылы – Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында үз хисабына Тау ягы керәшеннәре музее ачканын күпләр беләдер.

Һәвәскәр тарихчы Вячеслав Даниловтан үзе өйрәнгән Кайбыч төбәге тарихына кагылышлы кызыклы фактлар турында сораштырдык.

«Барыбыз да – бер Ходай балалары»

Вячеслав Власович, тарих язуга ничек килдегез? Татарстанның атказанган икътисадчысына тарихка кереп китү авыр булмадымы?

Укыган вакытта да яраткан фәннәрем математика белән тарих булды. Әти үткәннәрне бик белә иде. «Бабабыз Мусаны 19 яшендә көчләп чукындырганнар, аның малае Әкрам – Пимен дип кушсалар да, татар исеме белән йөргән, бабайлар сүзе бу, ә син ачыкла әле моны, архивларда казынып кара», – дип сөйләгәне хәтердә. Мин әтинең васыятен үтәдем. Нәселне барладым – ярты авыл безнең нәсел! Шул Ватан сугышында гына да 41нче елда гына да нәселдән 55 кеше үлеп калган!

Сез бер авыл тарихы аша гына да тарихчы галимнәр кимәлендә эзләнүләр алып баргансыз. Әмма һәвәскәр генә булу кимсетмиме?

Мине Тарих институтына да киңәшкә чакырып торалар. Бөтендөнья татар конгрессы белән дә тату, төбәк тарихын өйрәнү буларак санлашалар минем белән. Китапларымны тәкъдим итү чарасы да оештырдылар. Фәүзия Бәйрәмова да бик югары бәяләде: «Данилов бер елда тулы бер институт 5 ел эшли торган мәгълүмат белән китап чыгарды», – диде. Премия бирик, дип тә йөрде әле. Алар миңа кирәкми – бүләкләрем җитәрлек. Бердәнбер шул теләк – дөреслек калсын иде балаларга, тамырларны, кайдан килеп чыкканны, «инородец» дип, милләтләрне алай кимсетергә ярамаганын белсеннәр. Әй яратмыйм инде мин шул «инородцы» дигән сүзне, без барыбыз да – Ходай балалары бит!

Китапларыгызда кайбер документлар кушымта итеп тә куелган. Хәтта иске славян язуларын укырга өйрәткән бүлек тә бар. Күпләр үзе белгәнне башкалар белән бүлешүдән тыела: сатып бирергә тырышалар.

Патша указлары җыентыгы турында әйтәсездер. Мин алардан татарларга, безнең якка кагылышлы документларны күчереп алдым, хикмәт бардыр дип өйрәндем. Иске славян телен өйрәнү тарихы исә болайрак. Тарих институтында студентлар белән аралашып киттем. Булат исемле егет баштарак тәрҗемә итәргә булышты. Аннан үземә өйрәтергә булды: бер атнага якын утырдык, рәхмәт яугыры... Менә шундый яшьләребез дә бар әле безнең! Ә иске татар имлясын укый белмим. Өйрәнгән дә булыр идем, кирәге чыкмады: безнең якларда чиркәү язмалары гына...

Дүрт Чүти теориясе

Хуҗа Хәсәнне керәшен авылы дип беләбез. Ә янәшәдәге Чүти авылында керәшеннәр булганмы?

Булган. Байтак – 50дән артык гаилә. Миндә аның архив материаллары – исемлеге дә бар. Кенәз Пожарский, Турминское җирләренә ия булганнан соң, утарына Ярослав, Кострома, Нижгар өлкәләреннән крепостной крестьяннар алып кайта. Бу вакыйгадан соң Чуваш Чүтиен оештырган Иванка малае бер төркем белән Турминскоедан хәзерге Татар Чүтие урынына – Гөбенә елгасы буена күчеп утыра. Чукындыру заманы башлангач, бу шаукымнан качып, Темников, Арзамас, Сергач – Касыйм ханлыгы якларыннан йомышлы татарлар да килә. Миндә аларның исемлеге дә бар. Менә шулар янына якын-тирәдән керәшеннәр туплана башлый: йомышлы татарлар канат астында яңадан исламга кайту өмете белән. Хуҗа Хәсәннән дә күченүче керәшен гаиләләре – Платон нәселе була – Гыйльфановлар, Әхмәтҗановлар шундыйлардан. Алар минем туганнар да әле. Моны әтием әйтте.

1952 елларда авылга туры автобуслар йөрми иде әле, Казаннан Канашка төшәбез дә грузотакси белән Чүтигә кайтабыз. Чүтидән безнең авылга 10 чакрым тирәсе. Әти әйтә: «Төнгә каршы юлга чыкма. Чүтидә туганнар бар, ул – олы юлдан күперне чыккач, уң кулдан 4нче йорт. Кем, дип сорасалар, мин – Хуҗа Хәсәннән, Дәлнә Васук Влас малае, дип әйтерсең», – ди. Галиәсгар бабайларга кереп куна идем дә, иртән, рәхәтләнеп, кышкы салкында авылга кайта идем инде.

Шул рәвешле, Чүтидә күп авыллардан килеп качкан керәшеннәр барлыгын исбатлыйсы килә минем.

Дүрт Чүти теориясе – сезнең табышмы?

Минеке. Күпләр берничә Чүти авылы булуын белми дә. Казанны яулап алганнан соң, чукынудан баш тарткан бер төркем, Чүти Арыков җитәкчелегендә Иделнең бу ягына чыгып, Гөбенә елгасы тирәсенә килеп утыралар, Чуваш Чүтие авылы оештыралар. Ләкин урыны тыгыз була. Бер якта – Хуҗа Хәсән җирләре, ул Амалык авылы капка төбеннән ук башлап, Мәлки авылына кадәр 15 чакрымлап бардыр. Хәзергәчә шулай ул.

Икенче яктан Гөбенә елгасының дуга сыман җирләрендә дә – Хуҗа Хәсән җирләре. Тау башыннан гына Чуваш Чүтие җирләре башлана. Шул авылдан чыккан бер журналист болай дип язды: «Безнең авыл (Чуваш Чүтие. – авт.) урнашкан вакытта Хуҗа Хәсән авылы бар иде инде», – ди. Авыл үскән саен, чувашлар килеп утыра тора бит инде, җир җитмәү сәбәпле, шушы Чүти малае Иванка Арыков, җир эзләп, Гөбенә елгасының икенче ягына юл тота: урман аша 6 чакрым узып, Турминское урынына барып җитә. Андагы аланлыкка урнаша. Исәпкә алынмаган хуҗасыз җирләр була инде бу: Казан ханлыгы җимерелгәч, әлегә беркемгә дә бирелмәгән җирләр. Бу авылны Чүти дип атыйлар. Кайбер чыганакларда ул Яңа Чүти дип тә язылган. Чуваш Чүтиен – Иске Чүти, бусын Яңа Чүти дип язган урыннар да бар. Тарихчылар шушы урында хата җибәргәли: Иске Чүти дигәнен Татар Чүтие белән бутыйлар. Чиркәү язмаларында Иске Чүти дип, әнә шул Чуваш Чүтие турында сөйләнә. Ул вакытта Татар Чүтие дә, Турминское да булмый әле.

1649 елны бу якларга, шулай ук җир эзләп, кенәз Шеховской килгән. Мәскәүдән Польско-Литовское гаскәрләрен куып җибәргәннән соң, шушы сугышта катнашкан батырларга безнең яклардан җир биргәннәр. Пожарскийга менә шушы Турминское урынын бирәләр инде. Законлы итеп! Ә Иванка исә җирне законлаштырмагач, аннан куыла, билгеле. Башта бу урынны Дача Пожарского дип атыйлар. Аннан соң почталар ачыла башлагач, Турминское дип тә йөртә башлыйлар – Тырма елгасы агып төшкән урын бу. Тарихта бер вакыт Чүти – Ильминское – Дача Пожарского – Турма (Турминское) дип тә атап йөртелгән әле. Татарларны Казаннан да 40 чакрым ераклыкка куган заман бит, «инородец» дип саналган чүтилеләрне ничек кумасыннар, ди. Ярар, болар куылгач, Гөбенә елгасы буйлап өскәрәк күтәрелгән. Турминскоедан уң якта – Буа авылы кала (Яшел Үзән якларыннан күчеп килгән татарлар), аларны үткәч – Мәлки, аннан соң хәзерге Чүти җирләре башлана инде. Анда комлы җир, игътибар иткәнегез бар микән, Гөбенә елгасы буенча аларның ком карьеры да бар. Менә шул комлы урынга урнаша чувашлар. Аннары баярак әйтеп үткән йомышлы татарлар килеп утыра башлый. Беренче күченүчеләр 1750 елларда күренә. Биредәге чувашлар тагын күченә: Яльчик ягына – Куш елга һәм Камышлы авыллары янына юл тота һәм анда дүртенче Чүти авылын оештыралар. 1950-1960 елларда исә Яльчик районы бу авылларны берләштереп, Пинеры дигән авыл советы төзи. Шул рәвешле Чүти исеме югала.

Хуҗа Хәсән белән Чүти авыллары халкының аермалыклары бармы? Бер төбәк бит.

Уртак сүзләр бик күп. Бездә әтәчне «кучат» диләр. Чүтидә дә. Безнең бабайлар шундый ук мишәр булган, диләр. Шулай килеп чыга: безнең авылны, Мәлкине, Иске Корбашны Аксак Тимер Болгарга һөҗүм ясаган вакытта бүгенге Чүпрәле районының Чынлы авылы, Задор (Задорновка) авылларыннан качып киткән кешеләр төзи. Килеп чыгу еллары чагыша да. 2018 елда Мәскәүдән генеология лабораториясе вәкиле килде. Миннән анализ алды, Казанда яшәүче Чермисов дигән кешене чакырдым, аннан да алдылар. Нәтиҗәсе буенча да расланды: Данилов һәм Чермисов – 400-600 ел дәвамында якын туган, ерак туганнары 600-800 елга җитә, алар – Чынлы һәм Задур авылыннан күченеп килүчеләр. Көтелмәгән табыш килеп чыкты.

Һәр сүзнең тарихи чыганагы бар

Хәзер дә күп вакытыгызны архивта үткәрәсезме?

Хәзер архивта утырмыйм инде. Музей белән шөгыльләнәм. 2018 елдан бирле йөрдем бит музей салу идеясе белән. Башта җир сатып алдым, улларым бинасын төзергә булышты. Белсеннәр безнең көчләп чукындырылганны! Бабаларыбыз кем икәнен белсеннәр. Сүземә ышанмасалар – әнә диварга эленгән архив документлары күчермәләрен укысыннар.

Хәзерге вакытта тагын бер китап кулъязмасы әзер. Анысына тарихи чорларга үз бәяләмәләремне дә өстәдем. Әмма чыгарырга ашыкмыйм әле. Вакыты андый түгел.

Чыганаклар белән эшләгән кешегә башкаларның ялгышларына, әйтик, хаталы атамаларга юлыгу авыр, дип әйтәләр.

Әйе. Ул сүзнең тарихи чыганагы бар бит. Мәсәлән, Куланга – Колаңгы. Ул бит инде «кул анда» – «юл анда» дигән мәгънәдә бит. Архивларда казына башлагач, Иван Грозныйның яу белән килү маршрутын таптым. Мәскәүдән Владимирга, Владимирдан Муромга, аннан Алатырьга, Сембер ягындагы Якле елгасына килеп чыгалар. Аркага Кырым гаскәре килеп бәрмәсен дип, шушы юлдан – безнең яклардан килә алар. Якледән – Чынлы, аннан Карлы елгалары... Мишәр авылларыннан үзе белән иярмәгәннәрне чукындыра баралар. Карлы елгасыннан Бола елгасына юл тоталар. Хәтта ул тирәдә Юрьевка дигән авыл да корыла: яуда имгәнгән яугирләре шунда яшәп кала. Бия елгасы – Кайбычтагы Кабык-Күпер – Җиде Кизләү авылы тирәләрендә әле мин Апаста эшләгән чорда да кылыч сыныклары, сөңгеләр ише кораллар табалар иде... Шунысы да бар: тукталган урын аралары һәммәсе 25 чакрым. Үтәк авылында исә Зөядән воеводларны чакырып алып, зур җыелыш үткәрәләр, планнар коралар. Менә шулай итеп, Грозный юлы анда – Кулангада.

Подберезье урынында элек Күл иле дигән татар авылы булган. Урыслар килгәч, алар да күченгәннәрдер. Әмма табигать атамалары татарча калган: Ерыклы, Бәрле, Бөрле... Хәзер Бәрле белән Бөрлене бутаучылар да бар. Бәрлесе аның Бәрлебаш авылы аркылы ага. Аннан Бөрле елгасына барып чыга. Ни өчен моны кузгаттым? Татар телен саклау өчен. Сүзнең, гадәтнең чисталыгына зур илтифат кирәк.

 

Гөлүсә Закирова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100