news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вулкан аткач, кыйммәтле ташлардан яңгыр яуган

Кешеләр яшел ташларны урамнарда, су буендагы комлыкларда табалар.

news_top
Вулкан аткач, кыйммәтле ташлардан яңгыр яуган
Гавай утрауларында Килауэа вулканы ату нәтиҗәсендә, кыйммәтле ташлардан яңгыр яуган. 

Оливин дип аталган бу ташларны кешеләр урамнарда, су буендагы комлыкларда табалар, дип хәбәр итте Daily Mail.

Яшел төсле таш кисәкләре вулкан токымнарында була. Вулкан атканда исә алар "иреккә" чыга. Биредә яшәүчеләр аларны "Килауэаның нәни ташлары" дип атыйлар.

Гавай кешеләре утрауда шундый ташлардан яңгыр яуды дип сөйли, диелгән әлеге хәбәрдә.



Югары сыйфатлы оливинның бер караты 450 доллар чамасы тора, дип яза РИА Новости.
  • Вулкан инде бишенче атна дәвамында ата. Йөзләрчә йортлар, юллар җимерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар