Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу кыш авыррак булачак»: Вучич Россия белән Украина конфликтында хәлиткеч мизгелне атады

news_top_970_100
«Бу кыш авыррак булачак»: Вучич Россия белән Украина конфликтында хәлиткеч мизгелне атады
http://www.kremlin.ru, архив

Сербия Президенты Александр Вучич Херсон өчен булачак көрәшне Сталинград бәрелеше белән чагыштырды. Аның фикеренчә, ул Россия белән Украина каршылыгында хәлиткеч мизгел булачак. Бу хакта «Коммерсантъ» басмасы яза. 

«Безнең алда – катлаулы вакыт, киләсе кыш узганына караганда авыррак булачак. Чөнки безнең алда «Сталинград бәрелеше» тора. Украина белән каршылыкта Херсон өчен көрәш хәлиткеч мизгел булачак, анда теге як та, бу як та меңләгән танк, очу аппаратлары, артиллерия куллана», – диде Вучич TV Pink басмасына.

Аның фикеренчә, Көнбатыш «бу көрәш Россияне җимерергә мөмкин» дип саный, ә Россия бу көрәштә «хәрби операция башында алганны саклый алачак һәм хәрби операцияне ахырына җиткерә алачак» дип саный. «Бу – бөтен җирдә дә өстәмә проблемалар китереп чыгарачак», – диде Сербия Президенты.

Сентябрь ахырында Россия Запорожье, Донецк һәм Луганск халык республикалары белән беррәттән, Херсон өлкәсен дә үз составына кушты. Октябрь уртасыннан бирле Херсонда тыныч халыкны эвакуацияләү дәвам итә. Ноябрь башында Россия Президенты Владимир Путин Херсондагы халыкны «куркыныч хәрәкәтләр зонасыннан» чыгару зарурлыгы турында әйтте. 6 ноябрьдә Херсон өлкәсе администрациясе башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов Херсон юнәлешендә Украина хәрби техникасының күпләп җыелуы турында әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100