Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ВТБ банкының Татарстандагы вәкиле Илсөя Гыйниятуллина: 2018 елда отышлы ипотека алырга теләүче гаиләләр саны артачак

Быел Россиядә, шул исәптән Татарстанда, ипотека базары бик нык җанланыр дип фаразлана. Моңа, беренче чиратта, Үзәк банкның төп ставкаларны тагын берникадәр киметүе һәм балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме белән ташламалы кредитлар бирә торган өр-яңа программа гамәлгә керүе йогынты ясаячак.

news_top_970_100
ВТБ банкының Татарстандагы вәкиле Илсөя Гыйниятуллина: 2018 елда отышлы ипотека алырга теләүче гаиләләр саны артачак

Татарстанлылар торакны икенчел базарда сайлый

Татарстанда “ВТБ” банкының ваклап сату бизнесы җитәкчесе Илсөя Гыйниятуллина белдергәнчә, бүген халыкка тәкъдим ителгән кредитларның күп өлешен болай да нәкъ менә ипотека кредитлары алып тора.

“Үткән ел без республикада халыкка 31 мең кредит бирдек, барлыгы – 30,9 миллиард сум. Бу 2016 ел белән чагыштырганда, 39 процентка артыграк. Тапшырылган кредитларның 65 проценты – ипотека, 27 проценты – акчалата, 8 проценты – автокредитлар. Быел ипотека алучылар тагын да артыр дип көтәбез, чөнки 2018 елдан икенче, өченче һәм аннан да күбрәк балалары туган гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен дәүләт ташламалы кредит алу мөмкинлеген булдырды. ВТБ банкына инде андый гаиләләр мөрәҗәгать итә башлады”, – дип сөйләде Илсөя Гыйниятуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Мәгълүм булганча, әлеге программаны “гаилә ипотекасы”, “6 процентлы ипотека” дип тә атыйлар. Ул илдә демографик вәзгыятьне һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту максатын тота. Дәүләт 2022 елга кадәр икенче һәм аннан да күбрәк балалар туган гаиләләргә банклардан ипотека кредитын 6 процентка алырга булыша. Шулай итеп, процент ставкасының калган өлеше банкка дәүләттән субсидия буларак кайта.

“Узган ел нәтиҗәләре буенча, ВТБ банкының ваклап сату бүлекчәсе кредит портфеле 28,2 процентка артып, бу ел башына 60,8 миллиард сумны тәшкил итте. Шул исәптән, бигрәк тә ипотека кредиты портфеле үсте, әлеге күрсәткеч – 31,3 процентка, яки 39,5 миллиард сумга җитте. Үткән ел без 16,5 миллиард сумга 9 меңнән артык ипотека кредиты бирдек (2016 елдан 32 процентка күбрәк). Гадәттә, халык икенчел базардагы торакны ипотекага ала, бу хәл анда сайлау мөмкинлеге зуррак булуы белән аңлатыла”, – дип искәртте Илсөя Гиниятуллина.

Кредитларның уртача күләме – 1,8 миллион сумны тәшкил итә, 2016 елда 1,7 миллион сум булган. Ипотекага фатирларны бигрәк тә Казанның Яңа Савин һәм Идел буе районнарында еш алалар.




“Ипотека кредитлары 9,3 проценттан башлана. Мәсәлән, фатирның мәйданы зур икән, процентлар да кимрәк. Хезмәт хакы картасы ВТБда булганнарга исә беренчел кертем 10 процент кына. Хәрби гражданнарга да аерым өстенлекләр бар. Клиентларга төрле шартларда өстенлекләр тәкъдим итү бүген ипотека кредитларыннан файдаланучылар санын арттырды”, – дип хәбәр итте ВТБ вәкиле.

Сер түгел, кешеләр кредитлардан теләп файдаланса да, бурычлы булып яшәргә яратмый. Шуңа күрә дә ипотеканы тизрәк, вакытыннан алда түләп бетерергә тырышалар. “Ипотека 30 елга кадәр бирелә. Гадәттә, гражданнар 10-15 елга ала, озаккаракка алса да, иртәрәк капларга омтыла, килешүдә андый мөмкинлек бар. Мин, шәхсән үзем, ашыкмыйча, билгеләнгән график буенча түләп бару яклы, чөнки бит еллар үткән саен инфляция күрсәткечләре дә үзгәрә”, – дип фикерләре белән уртаклашты Илсөя Гыйниятуллина.



Дәүләт программалары автокредиттан файдаланучыларны арттыра

Бүгенге көндә үз гомерендә беренче тапкыр автомобиль алучылар һәм балалы гаиләләр дәүләт ярдәменә таяна. Алар Россиядә җитештерелгән автомобиль сайлаганда 10 процентлы ташламага өмет итә ала. Әмма машинаның хакы 1,5 миллион сумнан артмаска тиеш.

“Үткән ел без 6 мең автокредит биргән идек, сүз 3,1 миллиард сум турында бара, бу 2016 елга караганда 37,6 процентка күбрәк. 2017 ел эчендә автокредитлар портфеле 16,6 процентка үсеп, бу ел башына 4,5 миллиард сумны тәшкил итте. Үсешкә автокредитлар буенча дәүләт программасы этәргеч бирде. 2017 елда автокредитларның 70 проценты әлеге программа кысаларында тапшырылды”, – дип сөйләде ВТБ банкының ваклап сату бизнесы җитәкчесе.

Яңа автомобильләр арасында 2017 елда иң популяр маркалар: Lada, Kia, Hyundai, Nissan, Chevrolet Niva, VW. Ә кулланышта булган автомобильләрдән: Kia, Hyundai, VW, Opel, Lada, Nissan.




Кредитларны отышлы кредитлар белән каплыйлар

Татарстанда халыкның акча кирәксә, банкка мөрәҗәгать итү очраклары кимеми, киресенчә арта гына. Әмма бу беренче чиратта “иске” кредитларны рефинанслау программасының популярлыгы белән бәйле, дип аңлата ВТБ банкы вәкиле.

Мәсәлән, ВТБ банкында бер ел эчендә бу программадан 3,6 мең кеше файдаланган. Әлеге программа кысаларында банк барлыгы 1,8 миллиард сумлык кредитлар тәкъдим иткән (2016 елда – 900 миллион сум). “Бүгенге процент ставкаларының отышлырак икәнен күреп, кешеләр башка банклардагы элеккеге кредитларын каплар өчен бездән кредит ала. Кредитка 5 елга һәм 5 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Ставкалар 12,5 проценттан башлана. Әлбәттә, моның өчен клиентның “кредит тарихы” үрнәк булырга тиеш”, – дип ачыклык кертте Илсөя Гиниятуллина.

Гомумән алганда, узган ел ВТБ банкы 11,2 миллиард сумлык кредит биргән, бу 2016 ел күрсәткече белән чагыштырганда 50,6 процентка күбрәк (7,4 миллиард сум). Барлыгы 26 мең кредит килешүе төзелгән. 

“Халык безгә ышана”

2018 ел Россиянең банк эшчәнлеге тармагында мөһим вакыйга белән башланды. ВТБ һәм ВТБ24 банклары берләшеп, “ВТБ” бренды астында эшли башлады. Бу чыгымнарны киметү, яңа эш урыннары булдыру, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру максатында эшләнде, дип игълан ителгән иде.

“ВТБ24 клиентларына бернинди кыенлыклар килмәде, аларның бөтен килешүләре шул ук шартларда ВТБ банкына күчерелде. ВТБ24 офислары да берсе дә ябылмады, элеккеге адреслары буенча эшли. Татарстанда әлегә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә кебек шәһәрләрдә барлыгы 33 офисыбыз хезмәт күрәсәтә, 346 банкомат исәпләнә. Халык ихтыяҗын белешеп торабыз, кирәк булса киләчәктә башка шәһәрләрдә дә офислар ачылырга мөмкин”, – дип хәбәр итте Татарстанда ВТБның ваклап сату бизнесы җитәкчесе Илсөя Гиниятуллина.



“Без замана белән бергә атларга тырышабыз, кулланычыларның ихтыяҗларын һәрвакыт өйрәнеп торабыз. Шуңа күрә бүгенге көндә аеруча таләп ителгән хезмәтләрнең яңаларын тәкъдим итәргә омтылабыз. Мәсәлән, хәзер клиентларга дистанцион рәвештә хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Клиентларыбыз өйдә, эштә булсынмы, кирәк вакытта банк операцияләрен компьютердан яки смартфоннан электрон рәвештә башкара ала. Шунысын да әйтергә кирәк, ВТБ банкы аша федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге 12 мең оешманың хезмәтләрен түләргә мөмкинлек бар. Быелның беренче кварталында аларга әле тагын 500 оешма өстәләчәк. Электрон хезмәтләрдә комиссия күләме дә әзрәк, димәк, шул ягы да отышлы. Ә мондый уңайлыклар вакытны никадәр экономияләвен әйтеп тә торасы юк”, – ди Илсөя Гиниятуллина.

Клиентларның ихтыяҗлары турында сөйләгәндә ВТБ вәкиле бүген бөтен уңайлыкларны туплаган мультикарта популярлык яулавын искәртә. Күпфункцияле булганга күрә мультикарта дип атала да инде. Аңа төрле опцияләр тоташтырырга мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә - ул акча саклау картасы да, бонуслар җыелып барган кэшбэк-карта да, интернетта түләүләр башкару өчен файдалы да була ала. Кредит һәм дебет мультикарталары бар, ягъни хезмәт хакларын яки пенсияләрне дә мультикартада сакларга ярый. Әлеге мультикарталар да Россиянең “Мир” милли түләү системасына тоташтырылган.



“ВТБ банкының халыктан җәлеп ителгән чаралар портфеле үткән елда 53 процентка артты һәм 2018 елның 1 гыйнварына 52,4 миллиард сумны тәшкил итте. Үткән ел республика халкы 14 миллиард сум акчасын безнең банкка ышанып саклауга тапшырды. Бу 2016 ел күрсәткечләреннән 3 тапкырга күбрәк. Халыкка акчаларын саклауга тәкъдим итә торган 7-8,5 процентлы продуктларыбыз бар. Гомумән алганда, әлбәттә, хезмәт хаклары карталары аша да күп кенә халыкны җәлеп итә алдык. 2017 елда ул күрсәткеч 1,8 тапкырга артты: 2016 елда – 76 мең иде, үткән ел 134 мең булды. Халык безгә ышана, көндәшлеккә сәләтле, җаваплы һәм көчле оешма икәнен аңлый”, – дип ассызыклады Илсөя Гиниятуллина.



Акчаларын ВТБ банкына ышанып тапшырган татарстанлыларның 47 проценты – Private Banking клиентлары, 27 проценты – “Массалы” сегмент депозитлары иясе, 14 проценты – гадәттәге исәп-хисап счетларыннан файдаланучылар, 10 проценты – “Өстенлекле” клиентлар, 2 проценты – дебет карталары хуҗасы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100