Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Все СВОи» марафоны: кайсы район ничек эшли, контракт шартлары, мөфтияттән бәяләмә

Бүген Татарстанда, контракт буенча хәрби хезмәткә җәлеп итү максатыннан, «Все СВОи» марафоны узды.

news_top_970_100
«Все СВОи» марафоны: кайсы район ничек эшли, контракт шартлары, мөфтияттән бәяләмә

Бүген Татарстанда контракт хезмәте турында беренче марафон уза

Бүген иртәнге сәгать 10да, Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен, масштаблы акция старт алды. Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Казанда берьюлы берничә урында – Бауман урамында, «Җиңү проспекты», «Тукай мәйданы», «Авиатөзелеш», «Җиңү проспекты» сәүдә үзәге метро станцияләре янында пикетлар узды. Анда контракт хезмәте буенча консультацияләр бирелде.

12 сәгатьлек марафонда хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә чакыру пунктлары вәкилләре, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләре, «Ватанны саклаучылар» фонды, 117нче call-үзәк белгечләре, дин әһелләре, хакимият вәкилләре катнашты.

Тулы трансляция «ТНВ» телеканалында, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында бара.

Казанның берничә урынында – «Җиңү Проспекты» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында, Бауман һәм Петербург урамнарында («Кольцо» сәүдә үзәге), Мәскәү базарында пикетлар узды. Анда теләгән һәркемгә контракт хезмәте буенча консультация бирелде. Барлык кызыксынучылар өчен волонтерлар листовкалар таратты.

«Хәрбиләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм дәрәҗәсен аңласыннар өчен, листовкаларны күбрәк ир-атларга таратабыз. Безнең листовкаларда Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары, ташлама, түләүләр турында укый алалар. Безнең максат – хакыйкатьне күрсәтү һәм халыкны мотивацияләү», – дип сөйләде волонтер Ясминә Әхмәтова.

Марафонга чакырылган спикерлар махсус операция сәяси аспектлары, патриотизм тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре һәм Ватанга хезмәткә карата диннең мөнәсәбәте турында фикер алышты. Әлеге темаларга фикер алышуда Россия Саклану министрлыгы, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, «Ватанны саклаучылар» фонды, хәйрия оешмалары вәкилләре, дин әһелләре, шулай ук Россия Кораллы Көчләре ветераннары, политологлар, тарихчылар, төбәк һәм федераль масштабтагы журналистлар катнашты.

Мөфтият: «1 сәгать дәүләтне саклау хезмәтендә булу – 60 көн ураза тотуга тиң»

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, дәүләтнең чиген саклап, 1 сәгать шул хезмәттә булу – 60 көн ураза тотуга тиң икәнен әйтте. Бу хакта ул контракт буенча хәрби хезмәткә теләктәшлек йөзеннән оештырылган «Все СВОи» телевизион марафоны кысаларында сөйләде.

«Ватанны сөю – иманнан» дигән сүз хак. Ватаныбызга карата мөнәсәбәт иманыбызга бәйле. Рәсүлебез (с.г.в): «Ике төрле адәм баласының күзләре ут күрмәс», – ди. Ягъни аларга җәһәннәм уты кагылмас. Алар – Раббысына күп итеп зикер иткән, ягъни Раббысын искә алып елаган кеше һәм Раббысы инде насыйп иткән дәүләтенең чиген саклаган адәм баласы. Дәүләтнең чиген саклап 1 сәгать шул хезмәттә булу – 60 көн ураза тотуга тиң. Бу хакта хәдисләрдә әйтелә. Динебез шундый савап вәгъдә итә, ягъни бу – безнең бурычыбыз, чөнки дәүләтебез безгә әманәт итеп бирелгән», – дип сөйләде ул.

Хәзрәт Бөек Ватан сугышы елларында мөфти булган Габдрахман хәзрәт Рәсүлев фәтвасын искә алды.

«Мөселман кардәшләребез илбашының карарын хуплап кабул итте. Бөек Ватан сугышы вакытындагы мөфти Габдрахман хәзрәт Рәсүлев ул дәвердә үк бөтен мөселманнарга мөрәҗәгать итте. «Раббыбыз Аллаһ юлында көрәшегез, Ватаныбызны саклагыз. Сезнең гомерегезгә кул сузганнарга каршы торыгыз, әмма чиктән үтмәгез. Раббыбыз Аллаһ чиктән үткәннәрне яратмый», – дип, фәтва кылды. Бу фәтва бөтен телләргә тәрҗемә ителде. Бөтен халыкларга таратылды. Карыйк тирә-якка. Бөтен мөселман илләре Россияне хуплап чыкты. Бу да хакыйкать юлында булуга бер ишарә булып тора», – диде ул.

Ул илдә традицион конфессияләрнең дус булып яшәвен, бер юлдан баруын ассызыклады. «Дус, бер фикердә булып яшәвебез Аллаһның рәхмәтенә алып бара. Аллаһка шөкер, илебездә мәхшәр, әшәкелек, яманлык таралмады. Илебезнең кануннары нык», – диде ул.

Хәзрәт сүзләренчә, дин әһелләре, мөселманнар махсус хәрби операция зонасында булучыларга ярдәм күрсәтүнең мөһим булуын аңлый.

«Ярдәмнәр төрле формада җыела, егетләребезгә озатыла. Бер теләк: асыл каһарманнарыбыз, җиңү белән, якыннары янына Ватаныбызга әйләнеп кайтса иде. Минем янга контракт төзегән егетләр дә килә. «Хәзрәт, ничек була икән? Савабын, әҗерен күрәмме икән?» – диләр. Егетләребезнең Аллаһ белән бәйләнеше өзелми. Ул анда якларга, сакларга, төзеклек кылырга дигән изге ният белән бара», – диде ул.

Лениногорск районы башлыгы: «Контракт буенча хезмәт белән һәркөн кызыксыналар»

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов сүзләренчә, һәр көнне 5-6 кеше контракт буенча хәрби хезмәт белән кызыксына.

«Үзәк хәрби комиссариатта контракт буенча хезмәткә алу пункты урнашкан, алар иртәдән кичкә кадәр эшли. Шулай ук өстәмә штаблар, бүлекләр эшли. Пенсия фондында, күпфункцияле үзәкләрдә мәгълүмат бар. Шәһәрдә адреслар күрсәтелгән баннерлар эленгән. Көненә 5-6 кеше килә, контракт буенча хезмәт белән кызыксына. Күрше районнардан да киләләр, без дә барабыз. Эш тәртибе белән танышабыз», – дип сөйләде ул.

Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм турында да әйтте.

«Солдатлар, офицерлар илне саклый, алар гаиләләренә ярдәм күрсәтелүне белеп торырга тиеш. Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә законнар кабул ителде, без муниципаль дәрәҗәдә карарлар кабул иттек. Мәсәлән, яңа туган балалар комплектларын бирәбез, 1-11 сыйныф укучыларын, көндезге бүлектә укучы студентларны кайнар ризык белән тәэмин итәбез. Балаларга түләүсез өстәмә белем бирү каралган», – диде ул.

Район башлыгы олы кешеләр һәм инвалидлар булган гаиләләргә түләүсез хезмәт күрсәтелүен искәртте. Гаиләләргә газ үткәрү, документ рәсмиләштерү, ремонт эшләре, малларны ризык белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр буенча да ярдәм күрсәтелә.

Район башлыгы 3 тапкыр махсус хәрби операция зонасында булган. «Анда барачагымны белгәч, мәктәптә акцияләр узды, балалар хатлар язды. Баргач та, хәрбиләр: «Сез хатлар алып килдегезме?» – диләр. Алар хатларны саклыйлар. Егетләр белән горурланам. Без Татарстан һәм Россия флагларын алып барабыз, алар бөтен җирдә күренә», – диде ул.

«Все СВОи» патриотик акциясенә Мамадыш районы кушылды

Мамадыш районыннан махсус хәрби операция зонасына 300ләп кеше киткән. «Мамадыш» телевидениесендә оператор булып эшләгән Тимур акциягә видеоэлемтә аша кушылды. Ул хәрби операциягә 2023 елның июнендә контракт төзеп киткән. Ул гуманитар ярдәм күрсәткән Мамадыш халкына рәхмәтен белдерде.

«Мин кечкенә чакта хәрби булырга хыялландым. Шулай туры килде: хәрби хезмәткә чакыра башладылар, һәм мин контракт белән китәргә теләк белдердем. Бу – Ватанга булган бурычны үтәү. Хезмәттәшләремә, әнигә, төрле авырлыклар булуга карамастан, гуманитар ярдәм күрсәткән Мамадыш халкына зур сәлам һәм зур рәхмәт», – диде Тимур.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов махсус операциядә булган хәрбиләрнең гаиләләренә бөтен төрле ярдәм күрсәтелүен әйтте. «Мин моны дәүләт күләмендәге мөһим эш дип саныйм», – диде башлык.

«Махсус операциянең беренче көннәреннән үк хәрбиләрнең балаларына махсус таныклык ясаттык. Аның буенча алар 12 мәдәни һәм спорт объектларына бушка керә ала. Хәрбиләрнең балалары, хатыннары, әниләре җәмәгать маршрутларында бушка йөри. Ялга кайткан солдатларны шәхсән үзем кабул итәм. Аның аша калганнарга да ярдәм җибәрәбез. Бүгенге көндә 8 машина ярдәм җибәрдек, 9нчысы гаражда тора. Шул исәптән, 2 мунча, тагын 2сен җибәрергә торабыз. Хәрбиләрнең гаиләләренә 9 миллионлык ярдәм күрсәттек», – дип сөйләде Анатолий Иванов.

Мамадыш районында махсус операция зонасына гуманитар ярдәм илтүне Фәнил Гыйззәтуллин оештыра. Ул хәрбиләрнең өчпочмаклар сорауларын әйтте.

«Егетләр безне сугышчан рух белән яхшы каршы алалар. Гуманитар ярдәм алып барганга бик сөенәләр. Бигрәк тә чәкчәк яраталар. Без аны Татарстан егетләренә генә түгел, башка төбәкләргә дә бирәбез. Читадан бер егет әйтә: «Бик күңелле, рәхмәт. Сез безгә икенче юлы өчпочмаклар алып килә алмыйсызмы?» – ди. Безнең хәзер волонтерлар да бар. Без алар белән сөйләштек. Кышка егетләргә өчпочмаклар алып барырга телибез. Без җиңәчәкбез, барысы да яхшы булачак», – диде Фәнис Гыйззәтуллин.

Белгеч контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алыну тәртипләрен аңлатты

Патриотик марафон кысаларында контракт буенча хезмәт итү тәртипләрен Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков аңлатты.

«Иң беренче чиратта гражданнарның хәрби юлдан китү теләкләре карала. Алар тәүлек буенча эшли торган 117 телефон номерына, хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына – 221-44-52 шалтырата яки «Батыр» үзәгенә килә һәм якындагы хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала», – диде ул.

Биредә алар беренчел мәгълүмат алып, кирәкле документлар исемлеген белешә ала.

«РФ гражданнары өчен паспорт кирәк була. Россия гражданины булмаган кешеләр өчен аерым исемлек бар. Хезмәт иткән булсалар, хәрби билет та кирәк», – диде Евгений Токмаков.

Белгеч әйтүенчә, алар һәрбер сайлап алынучы белән үзләре сөйләшәләр. Аның нинди төр гаскәрдә хезмәт итәргә теләвен дә исәпкә алырга тырышалар.

«Элегрәк хезмәт иткән кешеләр килгән булса, бүген хәлләр үзгәрде. Хәрбиләрнең яше үсте: 35-40 яшьлекләр дә күп килә. Бүген 18-60 яшьтәге ир-атлар контракт буенча хезмәт итүгә кандидат була ала. Бик кирәкле яки дефицит булып саналган хәрби белгечлеге булган кешеләр 65 яшькә кадәр карала», – ди ул.

Евгений Токмаков сүзләренә караганда, кешеләр аңлы рәвештә, нәрсә эшләгәннәрен белеп киләләр. Алар социаль ташламалар артыннан йөрми. Иң беренче чиратта алар үзләренең җаваплылыгын белеп килә.

«Контрактка кул куйгач, хәрбиләргә бер тапкыр 195 мең сум күләмендә акча түләнә. Алар моны гаиләләренә дә калдырып китә ала. Оборона министрлыгыннан контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен өстәмә 60 процент түләнә. Ихтыяҗ булган белгечләргә ДОСААФ төбәк җәмгыятеннән өстәмә 105 мең сум бирелә. Шулай итеп, Татарстан хәрбиләре 300 мең сум акча ала», – ди белгеч.

Башка төбәкләрдән килеп Татарстанда хәрби учетка басучылар да бар. Бу – Свердловск өлкәсе, Марий Эл, Удмуртия.

Түбән Камада

Түбән Камада да шушы акция чаралары башланды. Иртәнге сәгать 8дән «Хыял» һәм «Глобал Арс» сәүдә үзәкләрендә теләге булган һәркем ГТО нормаларын тапшыра һәм автомат сүтеп җыюда үзен сынап карый ала. Әлеге нокталар 17 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә «НТР 24» телеканалы сайтында.

Зәйдә махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең туганнары маскировка челтәре үрә

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары маскировка челтәре үрә. Бу эшкә ир-атлар да кушылган. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә.

Федоровка авылыннан булган Абрамовлар һәм Матвеевларның туганнары мобилизация буенча чакырылган. Алар үз хәрбиләренә дә, башка егетләргә дә ярдәм итәргә тырышалар. Узган якшәмбедә алар Зәйдәге маскировка челтәре үрү пунктына килеп, 2 сәгать эчендә үз хәрбиләре өчен саклагыч – маскировка челтәре үргәннәр.

«Баштарак, бу эшне ничек башкарып чыгарбыз, дип курыккан идек, бер кыенлыгы да юк икән. Маскировка челтәре үрү буенча остарып беткән апалар безгә бу эшне бик җайлы итеп аңлатты. 2 сәгать эчендә өчкә дүрт метр зурлыктагы челтәрне үреп тә бетердек. Белгән догаларыбызны укып, бу маскировка челтәрләре хәрбиләребезнең гомерләрен саклавын, аларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, йөрәк җылысын салып үрдек. Атнага 1 әнә шулай җыелышып, хәрбиләребез өчен челтәр үрергә киләчәкбез дип, карар иттек», – дигән хәрбиләрнең туганнары.

Алар башкаларның да шушы эшкә кушылуларын тели.

«Кемдер, Зәйгә – шәһәргә килүе читен, дип тә әйтер, ә бит бик күп авылларда да бу эш алып барыла. Бары тик битараф булмаска, егетләребезгә ярдәмгә кушылырга кирәк. Ә ул безгә күптән көтелгән җиңү, егетләребезнең туган якка исән-имин кайтуы булып ирешер», – диелгән хәбәрдә.

Чирмешәндә контракт белән хезмәт итүчеләр өстәмә 300 мең сум акча алачак

Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, контракт буенча хезмәт итүчеләргә өстәмә 300 мең сум акча бирергә, дигән карар кабул иткән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасында Кадрия Гамирова яза.

Районнан контракт буенча 26 ир киткән. Аларның икесенә материаль ярдәм инде күрсәтелгән. Хәзерге вакытта тагын 2 кеше контракт буенча хезмәт итәр өчен документлар җыя.

Хәрби хатыны Евгения Коцарь: «Безгә ярдәм иткәне өчен дәүләтебезгә бик зур рәхмәт»

«Җиңү өчен! Казан» гуманитар ярдәм хәрәкәтен оештыручы Евгения Коцарь «Все СВОи» телемарафонында үз тарихын сөйләде.

«Иремнең китүен ишеткәч, башта шок булды. Ирем киткәндә, мин беренче сабыебыз белән авырлы идем. Бу хәбәр бик авыр кабул ителде, әлбәттә. Шулай да мин аңа һәрвакыт теләктәшлек белдереп, ярдәм итеп килдем», – дип башлады ул сүзен.

Евгения Коцарь – «Герой хатынары» федераль проект катнашучысы да.

«Без, хәрбиләр хатыннары, алар артына басып, аларга һәрвакыт ярдәм итүебезне күрсәтергә тырышабыз. Барысы да яхшы булачагына ышанабыз. Бу – тулаем гаилә өстенә килгән авырлык. Хатларыбыз исә – мәхәббәт символы. Без бөтен хисләребезне алар аркылы җиткерәбез. Проект бик кирәк һәм мөһим. Ул безгә көч тә бирә», – ди хәрби хатыны.

Евгения Коцарь ярдәм оештыруны ире беренче тапкыр ялга кайткач башлап җибәрә.

«Анда әйберләр югалды, янды, безгә бөтенесен кабат алырга, табарга туры килде. Башта ирем өчен төрле чатларга язып ярдәм сорадым. Аннары мин Наталья Әхтәмова исемле хатын белән таныштым. Хәзер ул – маскировка челтәрләре үрү һәм тегү цехы җитәкчесе. Ул – патриот. Наталья үзенең бик күп вакытын фронтка ярдәм итүгә багышлый», – дип сөйләде Евгения.

Халык гуманитар ярдәме хәрәкәте 2022 елның 28 сентябреннән эшли башлады. Алар 1 ел дәвамында махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итәләр. Гуманитар ярдәм җыялар, костюмнар тегәләр, маскировка челтәрләре үрәләр, хатлар җыялар.

«Ирләре алгы сызыкта булган гаиләләргә дәүләт ярдәм итә. Бер тапкыр бирелә торган түләү – 20 мең сум бирделәр. Балабыз балалар бакчасына түләүсез йөри, ясле төркеменә. Дәүләт учреждениеләрендә безне чиратсыз кабул итәләр. Мәктәптә балаларга ашау – түлүсез. Дәүләтебезгә безгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт. Гаиләләре ярдәмсез калмауларын белү – алгы сызыкта булган ирләребез өчен дә бик мөһим», – диде ул.

Булат Мәрданов: «Махсус операциядәге егетләребезнең гаиләләренә дә ярдәм итеп торабыз»

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов махсус хәрби операция зонасында булган мөселманнарга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде.

«2022 елда фонд барлыгы 24 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте. Шуларның дүрттән бер өлеше, ягъни 8 миллион сум махсус хәрби операция зонасына юнәлтелде. Бу сумманы без елның соңгы 3 аенда җыйдык. Тулаем алганда, без егетләргә 10 миллион сумлык ярдәм күрсәттек. 2022 елның сентябрь анда акция игълан иткән идек, республика халкы хуплап алды», – дип сөйләде ул «Все СВОи» телемарафонында.

Алар, беренче чиратта, көз айларын, кыш якынлашуны истә тотып, акчаны җылы кием-салымга, азык-төлеккә юнәлткән.

«Махсус хәрби операция зонасында мөселман ир-егетләребез күп. Без 17 мең данә хәләл тушенка, итле банкалар, ярма, май, шикәр кебек азык-төлек җибәрдек. Тулаем 7 тоннага якын ярдәм китте. Без хезмәт итүче егетләребезнең гаиләләренә дә ярдәм итеп торабыз», – диде ул.

Фонд махсус хәрби операция зонасына хезмәт кораллары, инструментлар, медицина чараларын да җибәргән.

Чаллы хәрбиләре «Все СВОи» акциясенә контракт төзү пунктыннан онлайн кушылды

Чаллы шәһәре хәрбиләре контракт белән хәрби хезмәткә җыю пунктыннан онлайн кушылды.

Комсомол һәм Тукай районнары хәрби комиссары Дамир Вәлиев Чаллыда патриотизм дәрәҗәсе югары булуын әйтте.

«Көн саен, махсус операция зонасында хезмәт итәргә контракт төзү өчен, сайлап алу пунктына запаста булган гражданнар килә. Егетләребезнең мотивациясе дә зур. Илебезнең геройлары тарихында бик күп мисаллар бар. Алар – Бөек Ватан сугышы, Әфганстандагы, Төньяк Кавказдагы сугышны узган ветераннарыбыз. Чаллыда хәрби комиссариатларда гражданнарны сайлап алу пункты эшли. Без Ватаныбызны якларга теләүчеләр белән контракт төзергә әзер», – диде Дамир Вәлиев.

Активист Валерий Тигр да контракт белән хезмәт итүнең дәрәҗәсе зур булуын әйтте.

«Контракт буенча Ватанны сакларга теләгән егетләр бик күп. Махсус операциянең башында ук күп кенә егетләр шалтыратып: «Безгә кая барырга?» – дип сорадылар. Мин аларга беренче чиратта контракт төзү турында әйттем. Чөнки контракт – ул зур ташламалар һәм өстенлекләр. Миңа 50 яшь, үзем дә контракт буенча китәр идем, әмма мине алмыйлар, сәламәтлегем начар. Мин үземнең егетләр белән бик горурланам, барысына да контракт төзергә, Ватаныбызны сакларга тәкъдим итәм», – диде Валерий Тигр.

Хәрби хезмәткә алу пунктыннан акциягә махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр дә кушылды. «Кузя» кушаматлы хәрби бабаларының Бөек Ватан сугышында кылган батырлыкларын искә алды.

«Мин Ватаныбызны – Россияне якларга безнең дә вакыт җиткәнен аңладым. Яшеренергә, качарга, «бу – минеке түгел» дип әйтергә ярамый. Минем бабам Ватаныбызны Бөек Ватан сугышы елларында яклаган. Ул табиб булган, яраланган килеш тә сугыш кырыннан күп кенә иптәшләрен коткарган. Алар фашизмга каршы көрәштеләр, хәзер мин нацизмга каршы көрәшәм. Без барыбыз да – патриотлар, без бергә җиңәчәкбез», – диде ул.

Хәрбиләрнең икенчесе махсус операциянең беренче көннәреннән үк үзе белән хатынының фотографиясен йөртүен сөйләде.

«Беренче көннәрдән үк мин үзем белән яраткан хатынымның фотосын йөртәм. Вакыт-вакыт мин аңа карыйм һәм уйлыйм: менә ни өчен мин өйгә кайтырга тиешмен. Җиңү безнең кулда булырга тиеш. Һичшиксез, без барысын да җиңәчәкбез», – диде ул.

«Все СВОи» патриотик марафонына зәйлеләр дә кушылды

Зәйдә «Все СВОи» марафоны көндезге сәгать 10да «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда башланды, дип яза «Зәй офыклары» сайты. Биредә яшьләр идарәсе белгечләре хәрби күргәзмә оештырды. Бу хакта яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин әйтте.

«Безнең белгечләребез бирегә килүчеләргә, «Җиңү бульвары»нда йөрүчеләргә марафон турында сөйләп, контракт буенча хезмәт турында әзерләнгән буклетларны тарата. Халык кызыксына, үзләрен борчыган сорауларын да бирә», – диде Ростислав Аладышкин.

«Энергетик» мәдәният сарае каршына марафонда катнашырга килүчеләрнең берсе – эчке эшләр органнары ветераны Фоат Хатыйпов яшь егетләрне илебезнең чын патриотлары булырга чакырды. «Их, яшьрәк чагым түгел шул, ике дә уйламый китәр идем. Миңа хәзер 75 яшь. Илебез иминлеге сагына бик теләп басар идем. Яшьләрне илебезнең чын патриотлары булырга чакырам», – диде Фоат Хатыйпов.

«Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда көндезге сәгать 3тән кичке сәгать 5кә кадәр «Үзебезнекләрне ташламыйбыз» патриотик концерты уза.

Ләйлә Фазлыева: «Алар белән горурланабыз, алар безгә яшәргә мөмкинлек бирә»

Татарстанлылар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурлана, алар безгә тыныч яшәргә мөмкинлек бирә. Бүген бу хакта патриотик марафон вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар, ир-атларыбыз, бүген илебезнең иминлеген тәэмин итә. Без аларга рәхмәтле, һәм мин, республиканың хатын-кызлар өлеше вәкиле буларак, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашканда, барыбызның да алар белән горурлануыбыз турында әйтүдән туктамыйм. Бүген аларның алгы сызыкта булулары белән һәм безгә яшәргә, назлы, йомшак булып калырга мөмкинлек бирүләре белән горурланабыз», – дип сөйләде ул.

Премьер-министр урынбасары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде. Беренче чиратта, ул хәрбиләрнең балаларына күрсәтелүче ярдәм турында искә төшерде.

«Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыга ай саен 20 мең сум түләү билгеләнгән. Бүгенге көндә 12 763 бала әлеге ярдәм чарасы белән тәэмин ителгән», – дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, балаларга белем алырга ярдәм итәләр: махсус операциядә катнашучыларның балалары уку йортларына керүдә өстенлеккә ия. Ә бала туган гаиләләргә яңа туган бала өчен комплект бирелә, дип сөйләде Премьер-министр урынбасары.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга шулай ук белем алырга һәм эшкә урнашырга ярдәм итәләр. Аларга психологик ярдәм күрсәтәләр, социаль адаптация белән булышалар. Медицина хезмәте – тагын бер ярдәм чарасы. Ул республика госпитальләре аша Казанда һәм Чаллыда күрсәтелә. Моннан тыш, Татарстанда Россия Саклану министрлыгы госпитале дә бар, дип өстәде Фазлыева.

Хәрби комиссар: «Өч бертуган, контракт белән килешү төзеп, бергә хезмәт итәләр»

Зәй районыннан 3 бертуган ир-ат, контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасында бергә хезмәт итәләр. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасына Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов сөйләгән.

«Контракт буенча хезмәтне сайлауда дуслар, туганнар, танышлар үрнәк булып торган очраклар да бар. Зәйдән 3 бертуган ир-егет контаркт буенча килешү төзеп, бүген махсус хәрби операция зонасында бер частьтә хезмәт итәләр. Башта ел башында аларның энеләре китте, күптән түгел 2 абыйсы да, бергә җиңелрәк булыр дип, контракт төзеде. Ялга кайткан хәрбиләр үрнәгендә дә контракт буенча хезмәтне сайлаучылар бар. Дуслар, махсус хәрби операция зонасында бер-берсенә терәк булырга теләп, Ватан иминлеге сагына да бергә басалар», – дигән комиссар.

Айрат Әгъләмҗанов районда гражданнарны хәрби хезмәткә алу буенча эш дәвам итүе турында да сөйләгән.

«Соңгы вакытта контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны артты. Әмма барлык теләүчеләр дә контракт буенча хезмәткә алына алмый. Контракт буенча хезмәткә 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге гражданнар чакырыла. Мондый төр хезмәтне сайларга һәм Ватан сагына басарга теләүчеләр район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала», – дигән ул.

Шулай ук, хәрби комиссар көзге чакырылышка эләккән егетләрнең дә контракт төзи алуын хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, районнан контракт хезмәтен сайлаучылар бар.

«Армиягә чакырылучылар да контракт буенча хезмәт итә ала. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, хезмәт итү мөмкинлеге каралган. Безнең районнан да контракт буенча хезмәтне сайлаучы егетләр бар. Чыннан да, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур. Хәрби хезмәткәр 1 ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегән очракта, аңа бер тапкыр 195 мең сум бирелә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәндә, айлык акчалата түләү 204 мең сумнан башлана. Моннан тыш, социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган», – дигән Айрат Әгъләмҗанов.

Гүзәл Удачина: «Һәр хәрбинең гаиләсенә социаль координатор беркетелә»

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә барлык мөһим сораулар буенча ярдәм күрсәтә ала. Бу хакта контракт буенча хәрби хезмәткә теләктәшлек буенча «Все СВОи» телевизион марафоны кысаларында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

Әлеге структура эше быел 1 июньнән ил Президенты йөкләмәсе буенча барлык төбәкләрдә оештырылган. «Төп бурыч – махсус операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәт ветераннарына тыныч тормышка кайтырга булышу, аларның гаиләләренә ярдәм итү», – диде Удачина.

Бүген республикада 45 координатор эшли. Алар турында белешмә 598-33-55 номеры буенча бирелә. «Рәсми Татарстан» порталында да актив банерда фондның координаторлары турында мәгълүмат бар, дип искәртте фонд филиалы җитәкчесе.

Гүзәл Удачина сүзләренчә, фонд адресына 6 мең сорау буенча 3600 мөрәҗәгать килеп ирешкән. «Хәрби хезмәткәрләр, ялга җибәрелгән егетләр, аларның гаиләләре хәрби хезмәт буенча сораулары туса, безгә мөрәҗәгать итәләр», – диде ул.

«Хәрби хәрәкәт ветераннары – безнең өчен мөһим категория. Ветераннарга карата адреслы ярдәм күрсәтелә. Һәр хәрби хәрәкәт ветеранына, һәр хәрбинең гаиләсенә билгеле бер социаль координатор беркетелә. Гаилә ниндидер сорауларга юлыкса, социаль координатор ярдәм итәргә бурычлы. Социаль, юридик ярдәм буенча, медицина реабилитациясе һәм башкалар буенча ярдәм итә ала», – дип белдерде Удачина.

Махсус операция хәрбиләре өчен Баулы халкы тактик медицина эшләнмәләре җитештерә

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә төрлечә ярдәм күрсәтү чаралары дәвам итә. «Фәрештәнең алтын куллары» волонтерлык хәрәкәте Россиянең 150дән артык шәһәрен берләштерә. Баулы активистлары – аның кечкенә өлеше.

Махсус хәрби операция башланганнан алып Баулыда тегүчеләр дус команда булып эшли башлый. «Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлык хәрәкәте һәм Баулы районы буенча «Тормышны кадерлибез» проекты координаторы Инга Әхмәтҗанова сөйләвенчә, алар Россия Саклану министрлыгы җитештермәгән һәм бирмәгән әйберләрне тегә.

«Бу продуктлар тактик медицина табиблары тарафыннан эшләнгән. Мондый әйберләр һәм җайланмалар хәрбиләргә авыр шартларда исән калырга ярдәм итә, – дип сөйли Инга Әхмәтҗанова. – Баулыда узган елның октябреннән бирле эшлибез. Мин, координатор буларак, тегүчеләр командасын җыеп, тегү оештырдым. Алар күбесенчә пенсионерлар, шулай ук эшләүче кешеләр дә бар. Башта без «пятиточечниклар» (заманча тактик җиһазның кирәкле элементы, ул салкын, дымлы өслектән саклау өчен кулланыла. – ТИ) тектек, аннары госпитальләр өчен күпсанлы урын-җир әйберләре. Урын-җир әйберләренә ихтыяҗ бик зур иде. Аннары флистан җылы киемнәр, снуд, башлык, толстовка, каркассыз тактик носилкалар тегә башладык».

Координатор сүзләренчә, мондый каркассыз носилкалар, турыдан-туры максатыннан тыш, стандарт каркаслы носилка, маскировка челтәре, гамак буларак та, 500 килограммга кадәр авырлыктагы зур күләмле йөкне күчерү өчен дә кулланылырга мөмкин.

«Кыш буе җылы киемнәр тектек. Казандагы коллегаларыбыз эвакуация каешлары ясады. Бу каеш ике карабиннан тора һәм озынлыгы 10 метр тирәсе. Ул яраланган кешене ерак аралыктан коткару өчен эшләнгән, – дип аңлатты Инга Әхмәтҗанова. – Шулай ук волонтер хезмәттәшләр тактик медицина металл шиналары һәм тактик «мәчеләр», ягъни трал ярдәмендә минадан арындыру, яралыларны эвакуацияләү һәм башка максатларда күчереп йөртелә торган корал җитештергән. Шулай ук «Маруся» тактик аптечкасы булдырылды. Ул беренче медицина ярдәме күрсәтү, сынган, пешкән һәм башка очраклар өчен препаратлар белән тулысынча комплектланган».

Инга Әхмәтҗанова сүзләренчә, җәйге чорда ул тегүчеләрне хәйрия эше белән шөгыльләнүгә җәлеп итмәгән. Бүген координатор аларны кабат җыярга тели. Шулай ук аңа үз теләге белән ярдәмгә алынырга ниятләгән тегүчеләр мөрәҗәгать итә ала.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов: «25 тапкыр махсус операция зонасында булдым»

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов «Татарстан – Яңа гасыр» телекомпаниясендә баручы «Все СВОи» патриотик акциясендә катнашып, махсус хәрби операция зонасына баруы һәм Тәтеш районында хәрбиләргә ярдәм турында сөйләде. «Ватанга мәхәббәт – ул патриотлык, ул Ватанны саклау. Вазифама карамастан, мин махсус хәрби операция зонасына үзем дә барам. Республикада хәрби операциядә катнашучы булган бердәнбер башлыктыр мин. 25 тапкыр махсус операция зонасында булдым. Үзеңнең җирләреңне, халкыңны сакларга кирәк. Без кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез», – диде район башлыгы.

Рәмис Сәфиуллов сүзләренчә, Тәтеш районында контракт белән хезмәт итү 51,5 процентны тәшкил итә. 1 ай эчендә ул санны 60 процентка күтәрергә уйлыйлар.

«Бездә хәрби пункт та, хакимият тә, штаб та эшли. Безнең система башкачарак. 150 кеше махсус хәрби операция башланганчы ук контракт белән хезмәт итә иде, 165 кеше мобилизацияләнде. Контракт буенча 60 процентны үтәячәкбез. Авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр хакимияте, минем урынбасаралар тарафыннан зур эш башкарыла», – дип сөйләде Рәмис Сәфиуллов.

Ул контракт төзергә теләүчеләр белән шәхсән күрешүен дә әйтте.

«Мин һәрвакыт әңгәмләр үткәрәм. Яхшы әзерлекле, физик һәм психик яктан сәламәт, куелган бурычны аңлаучы егетләрне сайлап алабыз. Ул – безнең көндәлек эш. Контракт төзергә теләүчеләр белән ял көнендә дә очрашам. Районда һәркем контракт хезмәте, махсус хәрби операциянең нәрсә икәнен белә. Мобилизация булганда күпләр шикләнә иде. Ә 3-4 айдан соң алар бөтенләй башка иде инде – күтәренке рухлы, дәртле, чын хәрбиләр. Хәзер минем шигем юк. Без җиңәчәкбез», – диде район башлыгы.

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының махсус хәрби операциядә катнашучыларга да, Лисичанск халкына да гуманитар ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Ул киләчәктә тә хәрбиләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкләрен әйтте.

«Гомуми 360 миллион сумлык ярдәм булды. 12 автомобиль җибәрдек, тагын 2не җибәрергә торабыз, чөнки сорыйлар. 660 тонна йөк илттек. Хәрбиләр белән элемтәдә торабыз. Райондашларны очраткач, якын кешеңне күргән кебек буласың. Районда мин һәркем белән күрешәм, ярдәм кирәк булган кешеләргә булышабыз. Район халкы теләктәшлек күрсәтә. Маскировкаларны хәтта әбиләр дә үрә, оекбашлар бәйлиләр. Андый әйберне окопларда җылылык белән кабул итәләр», – диде ул.

Казан Башкарма комитеты: «Батыр» үзәгендә хәрби контрактны бер көндә төзеп була»

Казанның Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итә торган «Батыр» үзәгенең эше турында сөйләде.

«Безнең максат – геройларыбыз өчен конракт төзү процессын уңайлы итү иде. Без бу процессска анализ ясадык, ул чыннан да гади генә түгел иде. Документларны җыю өчен генә дә 1 атнадан 1 айга кадәр вакыт кирәк иде. Бу процессны уңайлы узу өчен «Батыр» үзәген булдырдык», – дип сөйләде ул «Все СВОи» телемарафонында.

Аның сүзләренчә, гражданинга паспортын гына алып килергә кирәк. Документлар җыюны үзәк үз өстенә ала. Медицина тикшерүен дә якында гына узып була.

«Якында гына 16нчы шәһәр хастаханәсе урнашкан. Без «яшел коридор» булдырдык. Шәфкать туташлары аларга ярдәм итә. «Батыр» үзәгендә документлар тутыру 1,5 сәгать алса, медицина тикшерүен 1 сәгатьтә уза. Көн дәвамында контракт төзү – гадәти практика. Машиналар үзәк янында тора», – дип сөйләде ул.

Җитәкче махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтелүен әйтте. Ул ярдәм күрсәтү штабының бик тиз барлыкка килүен дә искә алды.

«Казанда әзерлек зур иде. Бездә «Игелекле Казан» фонды, психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре бар иде. Без гаиләләргә ярдәм күрсәтү штабын бик тиз булдыра алдык», – диде ул.

Махсус операциядә катнашучы Данила Абрамов: «Ватанга мәхәббәт – олы хис», – дип өйрәттеләр

Махсус операциядә катнашучы, шәхси состав белән хәрби-сәяси эш буенча рота командиры урынбасары, кече лейтенант Данила Абрамов «Все СВОи» марафонында Ватанны саклау үзе өчен никадәр әһәмиятле булуын сөйләде.

Данила Абрамовка 22 яшь. «Миңа һәрвакыт туганнарым, гаиләм, якыннарым мотивация бирде, сүзләре, гамәлләре белән ярдәм итеп торды. Күп кенә тормыш хәлләре шушыңа китерде, төрле вазгыятьләрдә әти-әни: «Ватанга мәхәббәт – олы хис», – дип өйрәттеләр. «Аннан оялырга түгел, горурланырга кирәк», – диделәр. Без – куәтле держава. Россия Федерциясендә тууыма бик шатмын», – ди Данила.

«Башта курку булды, борчу хисе, билгесезлек иде. Яңалыкларга да 100 процент ышанып бетеп булмый. Барып кергәч кенә аңлыйсың. Башта авыр булды, гади рядовойдан башладым. Ротада фельдшер җитми иде. Медицинаны азмы-күпме кем белә, дип сораштырдылар. Ә мин Чабаксарда хәрби лагерьда 14-16 яшьлек вакытта медицина буенча билгеле бер курслар узган идем», – диде махсус операциядә катнашучы.

«Мин һәрвакыт, медицина эше авыр, дип уйлый идем. Әгәр башың белән шул эшкә чумсаң, авыр түгел икән. Мине шприцлар, уколлар гел куркытса да, бу куркуны җиңдем. Кешеләргә уколлар куя башладым, препаратлар бирдем. Кешеләргә шулай ярдәм итә башладым», – дип сөйләде Данила.

Ул, хәрби-сәяси эш буенча рота командиры урынбасары вазифасы бушагач, кече лейтенантка 3 айлык курслар узарга тәкъдим иткәннәрен әйтте. «Шәхси состав белән эшләү һәм медицина буенча курслар үттем», – диде.

Данила Абрамов сүзләренчә, анда ярдәм бик сизелә. «Көн саен гуманитар ярдәм килә. Иң күңеллесе – балалардан открыткалар. Балалар, сине белмәсә дә, җиңү, уңышлар тели. Сине шунда хезмәт иткәнгә мактыйлар», – дип искә алды.

«Туганнар борчыла, ләкин мин инде аларга «борчылмагыз» дип аңлатып киләм. Мин – шактый кыю, батыр кеше. Анда абыем янында хезмәт итәм, без бер бүлекчәдә, бергәләп өйрәнәбез, сынауларны да бергәләп җиңеп барабыз», – дип билгеләп узды Данила.

Ул, Ватанны сакларга барыргамы-юкмы, дип икеләнеп торучыларга киңәшен бирде. «Мин һәркемгә «бездән башка һичкем» дип әйтәм. Могҗиза көтеп утырмаска, ә алга барырга, гамәл кылырга кирәк», – диде ул.

Суд приставлары махсус операциядә катнашучыларга карата эшне туктата

Суд приставлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата башкарма эшчәнлекне туктата. Бу хакта Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин хәбәр итте. Ул аны бүген контракт буенча хезмәтне яклап узучы беренче «Все СВОи» телемарафоны вакытында җиткерде.

«Әйе, әгәр бурычлы граждан махсус хәрби операциядә катнашса, аңа карата эш туктатыла. Моңа 2 категория керми: балалар өчен алимент түләүләре һәм туендыручының үлеме сәбәпле китерелгән зыянны каплау. Хәзерге вакытта 12 меңнән артык эш туктатылган», – диде ул.

Альберт Ибәтуллин сүзләренчә, эшне туктатып тору турында гариза бирүнең бүген берничә юлы бар. Хәрби хезмәткәр аны контракт төзегәндә үзе бирә ала, ул турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә эләгәчәк, яки дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.

«Әгәр граждан инде хезмәт итү урынына киткән икән, башкарма производствоны туктату турында гаризаны аның якын туганнары бирә ала. Туганлыкны раслаучы һәм аның инде хәрби частькә киткәнлеге турындагы документларны тапшырырга кирәк», – дип аңлатты Альберт Ибәтуллин.

Мондый гаризалар барысы да оператив рәвештә, 1-2 көн эчендә карала. Барлык сораулар белән (843) 514 92 21 телефоны аша суд приставлары хезмәтенең «кайнар линиясе»нә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әлмәт башлыгы: «Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре турында кайгырту – безнең бурыч»

Татарстанның Әлмәт районында хәрби хезмәткәрләрнең якыннарына утын әзерләүдә, документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр, хәрбиләрнең гаиләләре турында тулысынча кайгырталар. Бу хакта контракт буенча хезмәтне яклап узучы беренче «Все СВОи» телемарафоны вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

«Мондый хәл булды: Әлмәттә һәм башка җирлекләрдә үзләрен контракт буенча хезмәттә күрсәтергә теләгән, әмма документларны рәсмиләштерүдә һәм медицина комиссиясен узуда кыенлыклар кичергән егетләр күп иде. Без башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәндек, һәм шул вакытта контракт хезмәтенә сайлап алу пункты барлыкка килде», – диде ул.

Тимур Нагуманов сүзләренчә, бүген бер тәрәзәгә мөрәҗәгать итеп, барлык кирәкле процедураларны үтәргә һәм берничә сәгать эчендә барлык документларны җыярга мөмкин.

«Пунктка мөрәҗәгать иткәннән соң, кандидатка беркая да барырга кирәкми. 3-4 сәгатьтән инде кеше ирекле һәм икенче көнгә үк аны хезмәткә алалармы, әллә юкмы – карар чыгарыла. Бу – кеше килсен өчен эшләнә һәм аны кулыннан тотып, елмаеп, барлык кирәкле кешеләрдә йөреп чыгарга, анализлар тапшырырга һәм кирәкле кәгазьләрне җыярга ярдәм итәләр. Икенче көнне аңа шалтыратып, контрактка кул куярга килергә тәкъдим итәләр. Минемчә, һәр җирдә шулай булырга тиеш», – дип өстәде ул.

Тимур Нагуманов хәрбиләрнең гаиләләре турында кайгыртуның тукталмавын билгеләп үтте.

«Хәрби хезмәткәр гаиләсе турында кайгырту – бик мөһим тема. Егетләрне озатканда, алар алгы сафта чакта, гаиләләре турында кайгырту бурычын без алабыз. Без «Игелекле Әлмәт, үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабын булдырдык. Бу штаб тәүлегенә 24 сәгать һәм атнасына 7 көн эшли һәм аның аша хәрбиләрнең хатыннары һәм аларның гаиләләре белән даими элемтә бара», – диде ул.

Аның сүзләренчә, сүз бушлай түгәрәкләр белән ярдәм итү, туклануны оештыру, шәхси бүләкләр һәм башка күп нәрсәләр турында бара.

«Шулай ук утын белән булышабыз, казаннарны төзәтәбез һәм тиз генә кирәкле ярдәм күрсәтәбез. Волонтерлар, гади гражданнар – барысы да ярдәм итәргә тырыша. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк», – дип йомгаклады Тимур Нагуманов.

Наил Мәһдиев: «Чаллыда контракт төзүчеләргә өстәмә 200 мең сум түләнә»

Контракт буенча Чаллы шәһәреннән хәрби хезмәткә китүчеләргә өстәмә 200 мең сум түләнә. Бу хакта контракт буенча хәрби хезмәткә теләктәшлек буенча «Все СВОи» телевизион марафоны кысаларында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев сөйләде.

«Чаллыда контракт хезмәтенә кабул итү буенча 2 пункт эшли. Алар Комсомол һәм Үзәк районнарында урнашкан. Пунктлар барлык кирәкле шартлар белән җиһазландырылган, шул исәптән профессиональ белгечләр белән дә тәэмин ителгән. Документлар тиз һәм оператив рәвештә эшләнә. Кандидатка ерак барырга кирәкми – барлык документлар да урында рәсмиләштерелә. Без Чаллыдан хезмәткә китүчеләрне 200 мең сум һәм аннан да югарырак финанс ярдәм белән тәэмин итәбез. Ә контракт буенча хезмәт итәргә китү турындагы карарны кабул иткән ир-атларның гаиләсе безнең карамакка кала – аларга ярдәм итәбез, кайгыртып торабыз», – дип сөйләде Наил Мәһдиев.

Хәрби хезмәткәрләрнең балалары мәктәпләрдә бушлай туклана һәм балалар бакчасына түләүсез йөри. Хәрбиләр үзләре техник һәм матди яктан һәрнәрсә белән тәэмин ителгән.

«Егетләребезнең һәм аларның гаиләләренең тормышын җиңеләйтү өчен барысын да эшлибез», – диде Наил Мәһдиев.

Чаллы мэры балалары туган хәрби хезмәттәге ир-егетләрнең тормыш иптәшләрен яңа туган сабыйлары белән шәхсән үзе бала табу йортыннан каршы алуы турында әйтте. «Мин хәрби хезмәттәге егетләребезнең гаиләләрендә туган 37 сабыйны бала табу йортыннан каршы алдым. Һәр әни миннән котлаулар һәм кулына 100 мең сум алды. Бу – Чаллының үз кешеләрен ташламавы турында сөйли. Без һәрвакыт ярдәм иттек һәм ярдәм итүебезне дәвам итәбез», – диде ул.

Наил Мәһдиев шулай ук Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләрне көн саен кайнар ризык белән тукландыручы Чаллы волонтерлары турында да телгә алды. «Бу – Чаллылыларның инициативасы иде. Махсус операция башлану белән безнең шәһәрдән волонтерлар Лисичанскига юл тотты һәм бүгенгә кадәр көненә 5 мең порция азык әзерли. Балаларны, картларны һәм ярлыларны ашату – саваплы эш», – диде ул.

ТНВ хәбәрчесе Зөфәр Дәүләтшин: «Башка төбәк хәрбиләре безнекеләргә көнләшеп карый»

Украинага махсус хәрби операция зонасына барган ТНВ хәбәрчесе Зөфәр Дәүләтшин махсус хәрби операция зонасында эшләвеннән хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Башка төбәк хәрбиләре безнекеләргә көнләшеп карый», – диде ул «Все СВОи» марафоны барышында.

Ул хәрби операция зонасында оператор белән 5 тапкыр булганын әйтте. «Солдатларның кайсы белән сөйләшсәк тә, «нәрсә өчен килгәнне беләбез, зәхмәт Россиядә тамыр җәймәсен өчен килдек» диләр. Нинди яшьтә булуына, авырлыкларга карамастан, бөтен кешедә – патриотик хис», – ди Зөфәр Дәүләтшин.

Ул хәрбиләргә ярдәм йөзеннән төрле әйберләр алып баруы турында сөйләде. «Балалардан хатлар, рәсемнәр алып барабыз. Хәрбиләр кырыс кешеләр булса да, хатларны укыганда, күзләренә яшь тула», – диде ул.

«Бер хәрби сөйләде. Зәйдән бер кыз аңа хат язган. Аннары аның җавап хатын шул кызга кайтарып бирдек. Шулай итеп, бер кыз белән бөтенләй таныш булмаган хәрбине бәйләдек. Солдатларга матди ярдәмнән бигрәк мораль ярдәм мөһим», – дип искәртте Зөфәр Дәүләтшин.

Корреспондент Украинага эшләргә барганда күпмедер курку булуын да яшерми. «Беренче тапкыр барганда куркытты, ләкин ничә тапкыр барсаң да, куркыта инде. Билгесезлек бит, нәрсә буласын белеп булмый. Шулай да егетләребез окопларда ятканда, җирле халык 8 елдан артык шундый шартларда яшәгәндә, курку турында уйларга хакым юк», – ди Зөфәр.

Аның сүзләренчә, репортажлар эшләгәндә, хәрбиләр бик теләп сөйли. «Солдатларның якыннары белән элемтәләрен көйләп, арадашчылар да булдык. Без килгәч, туган якларына кайтып килгән кебек булалар. Кәефләрен, Татарстан ничек ярдәм итүен сорашабыз. Башка төбәк хәрбиләре көнләшеп тә карый икән безнең республика егетләренә, чөнки Татарстан барысы белән дә тәэмин итә», – ди ул.

«Хәрби гамәлләр зонасына кергәч, янган, җимерек йортларны күргәч, кинога эләккән кебек. Аннары чынбарлык икәнен аңлыйсың. Андагы халык бөтенләй башкача яши, булганының кадерен белә, иртән уянганнарына сөенәләр. Кайнар ризык, кайнар душ – бездә гадәти хәл, ә анда – бәйрәм. Күчмә мунча килгәч тә бик шатландылар», – дип искә алды Зөфәр Дәүләтшин.

Татарстан хәрби комиссариаты: «Контракт буенча хезмәткә алыну өчен паспорт та җитә»

Контракт буенча хезмәткә алыну өчен паспорт та җитә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин сөйләде. Ул аны контракт буенча хезмәткә ярдәм итү өчен «Все СВОи» беренче телемарафоны вакытында җиткерде.

«Яңа гасыр яңа таләпләрен куя, һәм бу таләпләрдән чыгып, контракт буенча хезмәткә керү өчен паспорт та җитә – алга таба механизм эшләп бетерелгән. Кандидатларны хәтта хәрби билеты булмаса да карыйбыз», – диде ул.

Рөстәм Сафиуллин билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция зонасында гражданлык белгечлеге дә файдалы булырга мөмкин.

«Без белемен, осталыгын исәпкә алабыз һәм тиешле вазифага җибәрәбез», – диде ул.

Хәрби хезмәткәрләр ипотекага дәгъва итә ала.

«Мин үзем дә бу ипотеканы кулландым. Фатирны аласың, ә Саклану министрлыгы түли. Бик уңайлы, тоткарлыкларсыз. Сез хезмәт иткән вакытта ипотека түләнәчәк», – дип билгеләп үтте Сафиуллин.

Шулай ук контрактчыларга яралану һәм имгәнүләрдән иминиятләштерү каралган, фаҗига булган очракта, гаиләләр җитәрлек түләүләр ала, дип өстәде ул.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар барысы да сугыш хәрәкәте ветераны була. Алар өчен ташламалар, шифаханә-курортта дәвалану каралган. Хәрби хәрәкәт ветераны буларак шуны әйтәм: тормышта үз хезмәтеңнең әҗереннән файдалану бик күңелле», – дип нәтиҗә ясады ул.

Казанда контракт хезмәтенә ярдәм өчен пикетлар узды

Татарстан башкаласында, шәһәрнең төп җәяүлеләр локация урыннарында, контракт хезмәтенә ярдәм өчен бүген пикетлар уза. Волонтерлар һәм сайлап алу пунктлары вәкилләре Казан халкына контракт буенча хезмәт шартлары һәм ташламалары турында сөйләде.

«Акция мәгълүмат бирү-агарту максатында уза: без контракт хезмәтенең барлык ташламалары, түләү һәм үзенчәлекләре турында сөйләргә телибез», – дип белдерә сайлап алу пункты инструкторы, кече сержант Владислав Михайлов.

Күп кенә үтеп баручылар нинди акция узуы һәм ни өчен уздырылуы белән кызыксына. Күбесе – 30 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай да яшьрәкләр дә пикет турында сораштыра икән.

Политолог Андрей Безруков махсус хәрби операциянең киләчәген фаразлады

Политолог, Россия разведчигы, 2010 елдан отставкадагы Тышкы разведка хезмәте полковнигы Андрей Безруков «Все СВОи» телемарафонында махсус хәрби операциянең киләчәк вазгыяте турында сөйләде.

«Безнең бурыч – хәрби-сәяси куркынычсызлык булдыру. 2021 елның 15 декабрендә НАТОга үзенең коралларын 1997 елда булган территориягә күчерергә әйтелде. Әгәр безнең таләп үтәлмәсә, махсус хәрби операция дәвам итәчәк. Аларны безнең чиктән алып атарга кирәк. Әгәр бу таләп эшләнмәсә, без эшебезне дәвам итәчәкбез, дип уйлыйм. Ул хәрби юл белән булмаска да мөмкин», – диде ул.

Аның фикеренчә, бу – Россиянең Украина һәм украин халкы белән көрәше түгел, бу – НАТОның Украина территориясендәге сугышы.

«Җиңелсәләр, килешү процессы башланачак. НАТОның коралларын безнең як билгеләгән чикләргә күчерергә кирәк булачак», – диде Андрей Безруков.

Аның сүзләренчә, НАТО үзенең стратегиясен алдан сайлаган: Россияне кысып чыгарырга, кризиска калдырырга һ.б. «Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, без алар өчен дошман булып калдык. СССР таркалгач, НАТО чикләре киңәйде: НАТО элекке Варшава килешүенә кергән илләрне яулап алды. Украинада да НАТО хәрби инфраструктурасы урнашты. Безнең башка сайлау калмаган иде. Без бу хәлне туктатмаган булсак, алар инде коралларын илебезнең үзәгенә үк терәп куйган булыр иде», – дип ачыклык кертте ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100