news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аллергияне салкын тиюдән ничек аерырга?

news_top

Томау төшү аллергия вакытында да, салкын тию вакытында да барлыкка килә, әмма аллергия вакытында кычыту, күз яшьләре агу һәм күзләр кызару да өстәлә. Бу хакта табиб-оториноларинголог, пластик хирург Владимир Беликов сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Аллергия еш кына кычыту, күз яшьләре агу, күзләрнең кызаруы белән бергә бара, бу билгеләр салкын тию вакытында булмый. Салкын тию гадәттә 1-2 атна эчендә уза, аллергия – аллерген юкка чыгарылганчы – озаграк дәвам итәргә мөмкин. Салкын тию симптомнары гадәттә акрынлап арта бара, ә аллергия аллерген белән контакттан соң ук башланырга мөмкин», – диде ул.

Беликов әйтүенчә, салкын тию вакытында югары температура була, ә борыннан бүленеп чыккан сыеклыклар вакыт узу белән үзгәрә, куерак һәм саргылт төскә керә – шул ук вакытта аллергия вакытында алар гадәттә үтә күренмәле һәм сыек була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар