ВПРны начар эшләгән дүртенче класс укучысын бишенчегә күчермичә, тагын бер елга калдырырга мөмкиннәрме?
Ата-аналарның соравына мәгариф һәм фәнгә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов җавап биргән. Бу хакта "Российская газета" яза.
![ВПРны начар эшләгән дүртенче класс укучысын бишенчегә күчермичә, тагын бер елга калдырырга мөмкиннәрме?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/9/20/9d34046a31bc8a4d8689e24cd19380f1f32d59588237670779e2b71fc3d3.jpg)
Укучы дүртенче класста ВПРны тапшыра алмаса, мәктәп аны тагын бер елга дүртенче класста калдыра аламы? Мәктәпләр әти-әниләрне куркытмаска тиеш! - диде Сергей Кравцов. Аның әйтүенчә, Рособрнадзор тарафыннан мәктәпләргә мондый тәкъдим булмаган. ВПР баланың өлгерешен тикшерү өчен инструмент кына диде ул.