1 сентябрьдән Россиядә VPN һәм блокировкаларны урап уза торган башка чараларны рекламалауны тыя торган закон гамәлгә керде. Бу документ хокукый актлар рәсми порталында чыккан, дип яза «Вести» сайты.
Документта әйтелгәнчә, яңа закон «Россия законнары нигезендә керү мөмкинлеге чикләнгән мәгълүмати ресурсларга, мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләргә керү өчен программа-аппарат чаралары рекламасын таратуны» тыя.
Хокук бозган өчен, гражданнарга 50-80 мең сум, вазифаи затларга 80-150 мең, юридик затларга 200-500 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Моннан тыш, экстремистик эчтәлектәге материалларны аңлы рәвештә эзләгән өчен дә җәза – 3-5 мең сум штраф кертелә.
Элегрәк Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе Сергей Боярский аңлатканча, VPN куллану өчен бернинди штрафлар кертү планлаштырылмый. Ул ассызыклаганча, Россиядә VPN тыелмаган.
Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте комитеты әгъзасы Антон Немкин, VPN-сервислар фишингтан яки вируслардан сакламый, кулланучыларның гамәлләре турындагы мәгълүматларны җыя һәм сата ала, дип кисәтте.