Вознесенский трактында «Porsche» белән бәрелешкән «Renault» тимер-томыр өеменә әверелгән

Узган төндә Вознесенксий трактының түләүле участогында М-7 трассасына таба барганда юл һәлакәте булган. Биредә «Renault» һәм «Porsche» машиналары бәрелешкән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.
«Renault» тимер-томыр өеменә әверелгән, йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Машина 2 кисәккә өзелгән, диелә бу хәбәрдә.
Якынча белешмә буенча, авария «Porsche» йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан, ул нык исерек булган. Шаһитлар сүзләренчә, ул бик зур тизлектә бара һәм «Renault» машинасына бәрелеп китә, «Renault» әйләнеп барып коймага бәрелә. Бәхеткә, йөртүчесе исән кала.
Шаһитлар сүзләренчә, «Porsche» йөртүчесе аягында чак кына басып тора. Аны ЮХИДИ хезмәткәләре тоткарлаган, диелә хәбәрдә.