Татарстан башкаласында ел ахырына кадәр Вознесение трактында транспорт хәрәкәте чикләнә. Сәбәбе – су белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү эшләрен башкару, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
12 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр Вознесение трактында Җиңү проспектындагы 105/1 нче йорт тирәсендә (Вознесение трактыннан машиналарның Җиңү проспекты юнәлешенә төшү юлында) хәрәкәт туктатылып тора, диелә хәбәрдә.