Бүген иртән Казанның Вознесение трактында юл-транспорт һәлакәте мизгеле видеога эләккән. Язманы шәһәр Дәүләт автоинспекциясе күрсәтте.
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, авария иртәнге 4.45 сәгатьтә Вознесение торак массивындагы Дубравная урамының 1б номерлы йорты каршында булган.
Mitsubishi Pajero белән идарә итүче 29 яшьлек ир-ат Җиңү проспектыннан М-7 трассасы юнәлешендә хәрәкәт иткән. Имин тизлек сайламау сәбәпле, ул коймага бәрелгән, шуннан соң автомобиль әйләнеп капланган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүчене ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.
Кадрларда машинаның берничә тапкыр әйләнеп каплануы күренә.