Сәхнәдә үлгән «Воронины» сериалы актерының соңгы фотосы чыкты
Артур Диланянны вафат булырга бер мизгел кала фотога төшергәннәр - шул вакытта сәхнәдәге таблода аның якыннары мәңге истә калдырырлык сүзләр булган.
«Воронины» сериалы актеры Артур Диланян Мәскәүдә әрмән театрында «Кубик Рубика, или геометрия любви» спектаклен уйнаганда үлгән.
Актер бер мизгелдә үзен начар хис итә башлый. Табиб чакырталар, әмма алар килгәндә актер инде йөрәге тотып үлгән була.
Бүген Артур Диланян эшләгән театр актерның соңгы фотосын элде. Аны вафат булырга берничә секунд кала гына фотога төшергән булганнар. Кадрда актер елмаеп тора, кулында гитара. Ә артындагы таблода исә бик мәгънәле язу. Нәкъ шушы мизгелдә таблода «Бу көнне исеңдә калдыр, ул беркайчан да кабатланмас. Әйтәсең дә, югала», — дип язылган була. Коллегалары бу язуның барлыкка килүен очраклы хәл түгел, «югарыдан» хәбәр дип әйткән.
Мәскәү әрмән театры җитәкчесе Слава Степанян Артур Диланянның соңгы сүзләрен дә әтә. Вафат булыр алдыннан әйткән сүзләрен дә очраклылык дип әйтмәссең. Актер "Хуш бул, минем халкым. Хушыгыз, дуслар", - ди. Бу - спектакльдә әйтелергә тиешле сүзләр. Нәкъ шул сүзләрдән соң ул гитарасын да куя алмыйча, егыла.
Артур Диланянга 59 яшь булган. Ул «Воронины» һәм «Кухня» сериалларында уйнап таныла.
Актер белән бүген хушлаштылар. Аны туган ягында — Ереванда җирләячәкләр.