Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Воронины" сериалыннан Николай Петрович җитди авырый

"Воронины" сериалы аша таныш булган актер Борис Клюев яман шеш белән авырый дигән хәбәр чыкты.

news_top_970_100
"Воронины" сериалыннан Николай Петрович җитди авырый
Клюевта үпкә яман шеше булуы ачыкланган. Бу турыда НТВ каналында бара торган "Ты не поверишь" тапшыруында актерның дусты, режиссер Владимир Бейлис әйтте.

"Ул чыннан да үпкә рагы белән авырый. Хастаханәгә барып тиешле процедураларны алып тора", дип әйткән режиссер.
  • Борис Клюев - Россия актеры. Кинода һәм театрда җитмештән артык роле билгеле. Ул "Д’Артаньян и три мушкетера", "Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона", "ТАСС уполномочен заявить.." фильмнары аша таныш. "Убойная сила", "Улицы разбитых фонарей", "Физрук" сериалларында да катнашты.
  • "Воронины" - комедияле сериал. СТС каналында 2009 елдан бирле бара. Борис Клюев гаилә башлыгы Николай Петрович ролен башкара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100