"Воронины" сериалы ябыла дигән сүз дөресме?
"Воронины" сериалы ябыла дигән сүз дөресме?
"Воронины" сериалында уйнаучы актриса Екатерина Волкова сериалның 24нче сезонын соңгысы булачак дип игълан итте. Бу хакта ул үз Инстаграмында язды.
"Бүген бер соңгы тапкыр "Воронины" сериалының тулы составы белән павильонда, 10 ел эчендә инде күңелебезгә бик якынга әйләнгән кухнябызда очраштык", - дип язган йолдыз. Ул августта павильонның сүтеләсен, анда икенче проект төшереләсен әйткән.
Волкова сериалның берничә сериясен Сочи шәһәрендә төшерәселәрен әйткән. Әмма ул инде башка локация, ул инде Мәскәүдәге кечкенә фатирыбыз түгел", - дип өстәгән ул.
2017 елда "Воронины" Гиннесс рекордлар китабына керде, ул дөньядагы иң озын адаптацияләнгән проект буларак танылгы. Бу югарылыкка ул 455нче эпизодны төшергәндә иреште.
"Воронины" - АКШта күрсәтелгән "Барысы да Рэймондны ярата" ситкомының россиялеләргә адаптациясе. Америкада әлеге ситком 1996 елның 13 сентябреннән 2005 елның 16 маена кадәр күрсәтелгән. Воронины белән Россия халкы 2009 елда таныша башлады.
Быел җәй татар халкы да ситкомлы булды: ТНВ телеканалы "Рәхәт яшибез!" дигән ситком төшерә башлады. "Халык ничек карый, халыкка ничек ошый, шуның кадәр алып барачакбыз. “Санта-Барбара” кебек 2 мең серия булмаса да, күбрәк булыр дип ышанам", - диде компаниянең генераль директоры Илшат Әминов.