Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Воронины», «Кухня» сериаллары йолдызы тамаша вакытында сәхнәдә үлгән

Артур Диланянны хезмәттәшләре бар яхшы сүзләр белән генә искә ала.

news_top_970_100
«Воронины», «Кухня» сериаллары йолдызы тамаша вакытында сәхнәдә үлгән
Владимир Васильев

Актер Артур Диланян спектакль вакытында сәхнәдә вафат булган. Аңа 59 яшь иде. Бу турыда РЕН ТВ каналы Мәскәү Әрмән театры сәнгать җитәкчесе Слава Степанянга сылтама белән хәбәр итте.

Ул 29 августта йөрәге туктаудан үлгән. «Аның шикәр авыруы бар иде. Ләкин анда авыру билгеләре булмады. Ул гриппка һәм ковидка каршы вакцинация узды. Театрга эшкә килә иде, съемкаларга йөрде», — дигән Степанян.

Артур Диланян ГИТИС тәмамлаган. Ул Мәскәү Әрмән театрында 18 ел хезмәт иткән. «Воронины», «Дважды два», «Последний из Магикян», «Кухня», «Пятницкий».сериаллары аша таныш.

«Воронины» сериалында ул Карен Арменовичны уйнаган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100