Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Воронины», «Физрук» сериалларында уйнаган Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат

76 яшьлек артист яман шеш белән авырган.

news_top_970_100
«Воронины», «Физрук» сериалларында уйнаган Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат
Владимир Васильев

Бүген Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат булды. Бу турыда Кече театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Театр директоры Тамара Михайлова Борис Клюевның яман шеш белән авырганын һәм шуннан үлгәнен сөйләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте. Мәрхүм 2018 елдан бирле яман шеш авыруы белән көрәшкән.

Ярты гасырлык карьерасы вакытында Клюев театрда җитмешләп роль башкарган. Ул Александр Островский, Александр Грибоедов, Пьер-Огюстен Бомарше, Алексей Толстой һәм башка бөек язучыларның әсәрләрендәге геройларны сурәтләгән.

Борис Клюев «Конец «Сатурна», «Крушение империи», «Рудобельская республика» һәм «Хождение по мукам», «Д’Артаньян и три мушкетера» киноларындагы рольләре белән дә билгеле.

Шулай ук ул «Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона» киносында Майкрофт Холмс булып уйнады. «ТАСС уполномочен заявить…», «Михайло Ломоносов» фильмнарында да Клюев төшкән.

Яшь буын Борис Клюевны «Воронины», «Физрук», «Улицы разбитых фонарей» сериаллары аша белә. Аның кинода йөзләп роле бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100