Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Воронежда бер йортта җылылык батареяларыннан ток суга башлаган

Воронежда бер йортта җылылык батареяларыннан ток суга башлаган

news_top_970_100
Воронежда бер йортта җылылык батареяларыннан ток суга башлаган
Воронеж шәһәрендә күп катлы йортта ягып җылыту сезоны фаҗига белән башланган. Батареяларга җылылык урынына электр тогы тоташтырганнар. Шулай итеп фатирларда батареялар кыза, яктыра, буяулар куба, эри һәм ток суга башлаган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Коточкыч хәлне икенче каттагы фатирда яшәүче хатын сизеп ала. Йорт шартлау куркыныч булганга, кешеләрне эвакуацияләгәннәр, электричество һәм газны сүндергәннәр.

Йортта яшәүче 115 кеше ярты көн урамда көтәргә мәҗбүр була. Алар автобусларга кереп җылынудан баш тарта.

"Батарея түгел, стояк та түгел, ә аның ике сегменты кайнар, орынып та булмый. Шуннан шарлы яшен кебек, фонарь белән яктырткан кебек ут чыга. Безнең астагы беренче катта, аннары кухняда, аннары өченче катта шулай яна башлады", - дип сөйли Татьяна Осипова.

Батареялар яныннан бар әйберне күчергәннәр, пәрдәләрне алганнар. Ләкин барыбер фаҗига була. Бер фатирда тәрәзә эреп төшә, суыткыч, газ шлангы эри. Торба яныннан янгын чыга, бу вакытта 77 яшьлек Лилия Шишкина йоклый, аны улы могҗиза белән генә коткарып кала. 


"Электриклар кыска ялганыш булган диде. Чәршәмбе кичтән башлап көчәнеш уйнады инде, лампочкалар тулысынча сүнде, лифт туктап калды. Күршебез көчәнешне үлчәп караган иде, сикереш 170 Вольт күрсәтте, аннары тагын да арткандыр", - дип сөйли Игорь Шишкин.

Кыска ялганыш аркасында, янгын сүндерүчеләр дүрт тапкыр килә. Хәзер коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре батареяларга электр тоташу сәбәбен эзли. Идарәче компания директоры фатир хуҗалары гаепледер, дип фаразлый.

"Электр энергиясен сарыф итүне киметү өчен, берәр җайланма куйганнардыр, шул чакта үткәргечләр батареяларга электр бирәдер", - дип уйлый ул.

Экспертлар фикеренчә, биредә 380 Вольтка кадәр сикереш була алмый. Фатирларны тикшергәннән соң, электр челтәренә рөхсәтсез тоташу очраклары да теркәлмәгән.

Йортта кабель һәм электр үткәргечләрен йортка күченгәннән бирле, 43 ел алмаштырмаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100