news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Воронежда автобуста шартлау булган мизгел видеога эләккән

ПАЗ автобусы салонында 35 кеше булган, бер кеше үлгән, 18 кеше имгәнгән.

news_top
Воронежда автобуста шартлау булган мизгел видеога эләккән
https://voronezh.sledcom.ru

Кичә кич белән Воронеж шәһәрендә «Галерея Чижова» сәүдә үзәге янында фаҗига була. Биредә 35 кеше утырган ПАЗ автобусы шартлый. ТАСС агентлыгы шул чакта хәбәр итте.

Әлеге вакытта бер кеше үлүе билгеле. Ул — 30-35 яшьләрдәге хатын-кыз. Аның шәхесен ачыклыйлар. 18 төрле травмалар алган, аларны хастаханәгә озатканнар.

Фаҗиганең берничә версиясе, шул исәптән газ җиһазлары шартлау яки теракт, карала. Җинаять эше ачылган, дип яза «Татар-информ».

РИА Новости Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, имгәнгән кешеләрнең өчесе авыр хәлдә, сигез кешенең хәле уртача авырлыкта. Тагын иде кеше амбулаториядә ярдәм күрсәткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар