Воронежда автобус салонында намаз укыган йөртүчегә шелтә белдерелгән
Машина йөртүченең маршрутка чыгу өчен ун минут вакыты булган.
Воронеж шәһәрендә автобус йөртүче пассажирлары каршында намаз укыган. Ир-ат салонга кергән һәм утыргычка намазлык җәйгән дә намаз укый башлаган. Бу вакытта пассажирлар тыныч кына намаз беткәнен көткән.
Бу видео транспорт компаниясе җитәкчелегенә барып җиткән. Биш ел машина йөртүче булып эшләүче намуслы ир-ат белән сөйләшү булган һәм аннан намазны эш вакытында укымавын сораганнар.
«Йөртүче соңгы тукталышта намаз укыган. Автобусның маршрутка чыгу өчен ун минут вакыты булган, пассажирлар салкында тормасын өчен йөртүче аларны салонга керткән. Ул яхшылык эшләргә теләгән, әмма менә, киресенчә, килеп чыкты», — дигән компаниянең директоры Иван Янов.
Инстачылар видеога төшерүчене хурлаган, автобусның номерларын төшерүенә дә аптыраганнар.
«Намазны үз вакытында уку бик күркәм һәм саваплы эш. Башка илләрдә бар кеше бергә эштән туктап укыйлар, ә бездә оят эш итеп калдыралар. Автобуста кеше алдында шешә күтәреп, эчеп баручыны бер дә төртеп төшереп калдырып, видеога төшереп, монда калдырмыйлар! Хурлык!» - дигән мәгънәле комментарийларны күп калдырганнар.