Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Воронеж өлкәсендә бер авылда тәүлек эчендә илле йорт янып беткән

Йорт-җирсез калган кешеләргә якын арада ике яшәү минимумы күләмендә ярдәм түләргә җыеналар.

news_top_970_100
Воронеж өлкәсендә бер авылда тәүлек эчендә илле йорт янып беткән

1 октябрьгә каршы төндә Воронеж өлкәсендәге өч районында берничә авылда янгын була. Иртәнге алтыга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәре буенча, дүрт авылны янгыннан саклап кала алганнар. Бу Ольхватский районындагы Песчаный, Шапошниковка, Рамонский районында Новоживотинное, Линскин районында Песковатские Дачи бистәләре. Тагын ике авыл — Острогожский районында Дальняя, Павловский районында Николаевка авылларын өлешчә саклап кала алганнар. Янгын сүндерү көчле җил аркасында катлаулана. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Песчаный бистәсе тирәсендә 25 гектар мәйданда чирәм һәм урмандагы коры үлән янган.

Николаевка авылында янгын төн буена котыра. Биредә илле йорт янып бетә. Янгын 30 сентябрьдә кичке дүрттә башлана. Янгын сүндерүчеләр әлегә кадәр ут белән көрәшә. Биредә алты өлкә коткаручылары эшли.

Николаевка авылында яшәүчеләрнең йортларын кабат төзергә җыеналар. 1 октябрьдә авыл халкы белән очрашуда өлкә губернаторы Александр Гусев шул хакта әйткән. Халыкка бер кешегә 32 квадрат метр исәбеннән капиталь йортлар төзеп бирәчәкләр,

Әлеге янгын электр тапшыру линияләре (ЛЭП) ватылу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу линияләр урман аша уза һәм биредә урнашкан шифаханәне электр белән тәэмин итә, диелә бу хәбәрдә.

Йорт-җирсез калган кешеләрне Воронеж өлкәсендәге күрше авылда урнаштырып торганнар. Пенсионерлар төбәктәге шифаханәләрдә торып тора ала.

«Якын арада бу кешеләргә ике яшәү минимумы күләмендә ярдәм биреләчәк. Бу беренче чиратта кирәкле ихтыяҗлар өчен. Аннары кышкы киемнәр алыр өчен акча биреләчәк. Өлкә бюджеты районга 60 миллион сум күчерә», — дип әйткәннәр Воронеж өлкәсе хакимиятендә.

Хәзерге вакытта төбәктә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Николаевкада янгынны сүндереп бетергәч, анда төзелеш техникасы килә, йорт төзү эшләре башланачак. Бу кешеләргә йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы да алып бирергә җыеналар, диелә бу хәбәрдә.

Электр тапшыру линиясен ауган агач җимергән. Бу турыда өлкә хакимиятенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Һәлак булучы һәм имгәнүче кешеләр юк, «Агач электр линиясенә аугач, янгын чыга. Очкыннан урман яна башлый, аннары ут авылга да күчә», диелә бу хәбәрдә.

Авыл халкы сүзләренчә, мондый фаҗига бу тирәдә беренче тапкыр булган. «Мондый янгын булганын хәтерләмибез дә», — ди алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100