Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Воронеждагы күпкатлы йортка дрон белән һөҗүм ясалган: кыз бала яраланган

news_top_970_100
Воронеждагы күпкатлы йортка дрон белән һөҗүм ясалган: кыз бала яраланган

Бүген төнлә Воронежда яшәүчеләр төнге 2дә пилотсыз очкыч – дрон очкан һәм шартлау тавышлары ишетә. Губернатор Александр Гусев телеграм-каналында Украинаның пилотсыз очкычлары – дроннар белән һөҗүм ясалу турында хәбәр итте. Алар өчәү булган, аларны бәреп төшергәннәр, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы.

  • Соңыннан билгеле булганча, Воронежга 8 дрон һөҗүм иткән. Һөҗүм Балтимор аэропортына ясалган, дип уйлыйлар.

Бер дрон Теплица урамында күп катлы йортка бәрелеп шартлаган. Балкон янган. Фатирда яшәүче 2013 елгы кызның куллары, аяклары, муены яраланган.

Дрон шартлаган фатир

Фото: © Социаль челтәрләр

Бу йортта яшәүчеләрне мәктәпкә эвакуацияләгәннәр.

Башка йортларда тәрәзәләр коелган.

Шәһәрдә «гадәттән тыш хәл» режимы кертелгән.

«Вести Воронеж» каналында кешеләр һөҗүм вакытында нәрсә эшләгәннәрен язган.

«Шартлагач, уяндым, машиналарның сигнализациясе эшли башлады. Улым белән этне алып, ваннага качтык», «Өй дерелдәп тора иде, тәрәзәләр дә шулай, әмма безнеке ватылмады», «Фатир эче яп-якты булып алды, люстра ярылды», – дип язалар.

Тәрәзәсе ватылган бер кеше фатирын күрсәтеп сөйли:

Бер дронны бәреп төшерү видеокамерага эләккән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100