Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Воркута мэры Ярослав Шапошников махсус хәрби операциягә китә

news_top_970_100
Воркута мэры Ярослав Шапошников махсус хәрби операциягә китә

Воркута мэры Ярослав Шапошников, махсус хәрби операциядә хезмәт итү өчен, үз вазифасыннан китә. Баштарак ул, ир-атлар хатыннары «игәүләп» торган өчен фронтка китә, дип әйткән иде.

Ул Оборона министрлыгы белән 1 елга контракт төзегән. Бу хакта мэр махсус хәрби операциягә ярдәм митингы вакытында әйтте, дип хәбәр итә Baza «Телеграм» каналы.

«Бу сүздән курыкмыйча әйтә алам – фронтка үзләре теләп китүчеләрнең якынча 10 проценты, ничек кенә йомшак итеп әйтим икән, хатыннары яхшы тормышка күнеккәннән китә. <...> ул хатын «игәүли дә игәүли». Кадерле хатын-кызларыбыз, ирләрегезне саклагыз. Әгәр ирләрегез «тылны тоймаган» өчен фронтка китә икән, ә ир-атлар үзләрен «игәүләп» торганда тылны тоймый, бу аларга фронтка китәргә бер этәргеч бирә», – дигән иде Шапошников ир-атларның фронтка китүе сәбәбен аңлатып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100