Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Волонтерлар Уфада югалган Гүзәл Газетдинованы ничек эзләүләре турында сөйләде

22 яшьлек БДМУ университеты студенты Гүзәл Газетдинованы эзләү, күзәтү камералары язмаларына нигезләнеп оештырылган. Бу хакта Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең эзләү эшләрен оештыру бүлеге җитәкчесе сөйләде.

news_top_970_100
Волонтерлар Уфада югалган Гүзәл Газетдинованы ничек эзләүләре турында сөйләде

Гүзәл Газетдинованы гыйнвар уртасыннан бирле эзләделәр һәм кичә 7 февраль көнне аның үле гәүдәсе төзелеп бетмәгән йортның лифт шахтасында табылды. Кызны төзелештә югалган документларны эзләүче кеше очраклы рәвештә тапкан, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы. 

"Кызны эзләүгә гариза язылганнан соң ук әлеге эш контрольгә алынды, без үзәк аппарат хезмәткәрләрен, №10 полиция бүлегенә ярдәмгә җибәрдек. Эзләү чараларын кызның барырга тиешле маршрутына нигезләнеп башкардык. Аның тулай торактан чыккан мизгеленнән алып күзәтү камералары язмаларын җентекләп өйрәндек, ул барырга мөмкин булган урынны билгеләдек. Башта, ул хәрәкәт иткән маршрут яхшылап өйрәнелде, соңыннан ул элек булган, еш йөри торган урыннарны тикшерә башладык, шулай ук бу эшкә волонтерлар да җәлеп ителде. Кинологлар бернинди ялсыз эзләү эшләре белән шөгыльләнде. Кеше яшәми торган, төзелеп килүче биналар да планга кертелгән иде. Моны эшләгән булыр идек, әмма башта ук, икенче төрле юнәлеш алынды», - дип сөйләде Артур Гәлләмов.

"Без, ВДНХ, урман зонасындагы Гүзәл йөрергә мөмкин булган маршрут юлындагы даруханә һәм кибет эшчеләреннән сорадык. Шулай ук, Гүзәл Черниковкада булуы мөмкин дигән берничә хәбәр алдык», - дип сөйләде «Югалган балаларны эзләү» волонтерлар оешмасы халыкара ассоциациясенең төбәкара вәкиле Павел Нестеров.

"Лиза Алерт» эзләү-коткару отрядының мәгълүмати координаторы Олеся Пышкина сүзләренчә, эзләү барышында волонтерлар 500 гә якын белдерү беркеткән.

"Гүзәл югалып бер тәүлек узганнан соң, безгә аның туганнары мөрәҗәгать итте. Шул ук көнне без эзләргә чыктык: рәсми килешү нигезендә җиняатьчеләре эзләү бүлеге белән хезмәттәшлек иттек, җирлекне тикшереп чыктык, ориентировкалар беркеттек, югалу турында мәгълүматлар килгән җирдән дә эзләдек. Дәлилләр бик күп булды, ләкин аларның берсе дә исбатланмады», - дип сөйли Олеся Пышкина.

Башкортстанның Эчке эшләр министрылыгы мәгълүматлары буенча, республикада 700 хәбәрсез югалган кеше исәптә тора. 2017 елда полициягә эзләү турында 2200 гариза языла, 45 кеше һаман да табылмаган, аларның бишесе балигъ булмаган балалар, алар арасында 14 яшькә кадәрге балалар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100