Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вологда өлкәсендә янгында ана белән бала үлгән, икенче сабыйны күршеләре коткарган

Ишегалдында машина төзәтә торган ике ир-ат тышкы яктан баскыч куеп, фатирга тәрәзәдән кергән.

news_top_970_100
Вологда өлкәсендә янгында ана белән бала үлгән, икенче сабыйны күршеләре коткарган
https://vologda.sledcom.ru

Вологда өлкәсендә узган ялларда фаҗига була. 10 октябрьдә көндезге уникеләр тирәсендә Девятины бистәсендә сигез фатирлы йортта янгын чыга. Шул чакта бер хатын-кыз һәм аның ике яшьлек баласы янып үлә. Икенче баланы күршеләре коткарып кала. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Өйдә янгын чыкканын шаһитлар күреп ала. Алар коткаручыларга хәбәр итә. Үзләре агач йорттагы фатирга кереп өч яшьлек баланы алып чыгалар.

Соңрак батыр коткаручыларның ике ир-ат булуы ачыклана. Бу кешеләр ишегалдында машина төзәтеп ята. Шул чакта янгынны күреп алалар. Алар подъездга йөгереп кереп, бөтен кешегә хәбәр итәләр. Төтен чыга торган фатир ишеге бикле була. Ир-атлар кувалда һәм лом ярдәмендә ишекне ватып ача. Кызганычка каршы, алар эчкә керә алмый. Тышкы яктан икенче катка баскыч куялар һәм тәрәзәдән кереп өч яшьлек сабыйны янгыннан алып чыгалар. Фатирдагы хатын-кыз һәм тагын бер бала ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үлә.

Әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Янгын урынын тикшергәндә утның учагы табылган. Ул карават янында булган. Шулай ук тәмәке төпчекләре һәм шырпы табылган. Якынча версия буенча, янгын ут белән саксыз эш иткәнгә килеп чыккан. Электр үткәргечләрен һәм счетчикны экспертизага җибәргәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Вологда өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100