Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Володин: «Илдән китүчеләрнең милеген конфискацияләү турында мәсьәлә өйрәнелә»

news_top_970_100
Володин: «Илдән китүчеләрнең милеген конфискацияләү турында мәсьәлә өйрәнелә»
http://www.kremlin.ru

Илдән киткән аерым гражданнарның милеген конфискацияләү турында мәсьәләне Россия Дәүләт Думасында өйрәнәләр. Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин сүзләренчә, сүз «закон бозучылар» һәм «зыян салучылар» турында бара. Бу турыда ТАСС агентлыгы яза.

Илдән китеп, Россиягә «пычрак атучы» кешеләрнең милеген конфискацияләү турында сорауны Дәүләт Думасы депутатлары өйрәнә. Бу турыда Вячеслав Володин әйткән.

«Конфискацияләү {милекне} белән бәйле артык чара дигәндә, сүз законны бозучылар, зыян салучылар турында бара. Моның өчен җаваплылык булырга тиеш. Кагыйдә буларак, аларга карата башка җәза чаралары очып барып җитми, ә бәлки, моңа игътибар да итмиләрдер, чөнки табыш бар, ил аларны ашата. Ләкин монда, мөгаен, шундый ысулны уйларга буладыр, без аны хәзер өйрәнәбез, бу юнәлештә эш башланды», – дигән Дума рәисе. 

Володин әйткәнчә, «китеп, ил хисабына яшәүче, түләүләр, гонорарлар алучылар» бар. «Биредә аларның күчемсез милеге, хисаплары, бизнесы бар, шул ук вакытта илгә пычрак аталар, аяк сөртәләр, без сезнең белән моңа реакция булдырырга тиеш. Һәм, әлбәттә, без, мөгаен, аларны туктатып калыр өчен генә түгел, Туган илебезне саклап гомерен корбан итүчеләрнең истәлеген яклау өчен дә, законга үзгәрешләр кабул итәргә тиеш», – ди.

Шул ук вакытта, Дума рәисе ассызыклаганча, Россияне ташлап киткән гражданнарны аерып карау (дифференцированный подход) булырга тиеш, «кемнең нәрсә майтарганын аңлап».

«Үз илеңне хөкем итү, аңа пычрак ату җаваплылыгын үз өстенә алган – бу аерым сөйләшү. Китеп, үзләре өчен авыр һәм тынычсыз вакыт узганын көтүче, шул ук вакытта үзен корректлы тотучылар – аларның үз намусында. Ләкин без барыбыз да шуны аңлыйбыз – бу Россия Федерациясе гражданинын бизәми», – диде Володин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100