Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Волновахада контрактниклар тугыз кешелек гаиләне атып үтергән

news_top_970_100
Волновахада контрактниклар тугыз кешелек гаиләне атып үтергән

ДНРның Волноваха шәһәрендә контрактниклар 9 кешелек гаиләне үтергән. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

27 октября шәһәрдәге шәхси йортта яшәүче Татьяна Капканец исемле хатынның 51 яшьлек туган көне билгеләп үтелгән. Туганнары – 9 кеше җыела. Бәйрәм итеп бетергәч, алар йокларга ята. Төнлә йорт янына мотоциклда 30 яшьлек ике ир килеп туктый.

Мәетләрнең фотоларыннан чыгып караганда, корбаннар үзләренә һөҗүм булганны белми дә калган. Бу ике кеше башта хатынны, аның 53 яшьлек ирен, икесенең уртак балаларын – Андрей белән Александрны атып үтерә. Андрей хатыны һәм ике баласы – 4 яшьлек улы һәм 9 айлык кызы белән килгән була. Александр хатыны һәм хатынының 19 яшьлек энесе белән килгән була. Аларны да атып үтерәләр.

«Барысын да башларына атып үтергәннәр. Караватларында яткан килеш. Йортны суга батырганнар – мөгаен, дәлилләрне яшерү өчендер. Үтерүчеләр – хәрбиләр, дип әйтә күршеләре», дип сөйләгән Капканецның күршесе.

«КоммерсантЪ» язуынча, күршеләр бернинди шикле әйбер күрми. Алар бары тик мотоциклдагы ирләрнең хәрби киемдә булуына гына игътибар итә. Әмма нәкъ менә мотоциклны видеокамералардан күзәтеп, үтерүчеләрнең эзләренә төшәләр. Алар Капканецлардан ерак булмаган йортны арендага алып яшәүче контрактниклар булып чыга. Аларны кулга алалар.

Контрактниклар бары тик Эдуард Капканецны һәм аның ике улын гына үтерергә теләүләрен әйтәләр. Хәрбиләр әйтүенчә, алар арасында конфликт булган. Алар, имеш, караңгыда бутаганнар, шуңа балаларны да үтергәннәр. Соңыннан алар шаһитлар калдырмау өчен үтерүләрен әйтәләр.

«Коммерсантъ» язуынча, үтерүнең сәбәбе – аракы. Имеш, Капканец бу хәрбиләр белән шул көнне көндез конфликтка кергән була. Исерек контрактниклар аракы алырга килгән була, Капканец кибеттә аларга кисәтү ясый.

Тагын бер версия – Капканецлар, имеш, аракы саткан. Менә шуның бәясе аркасында алар арасында конфликт чыккан да инде. Контрактниклар: «Безгә хәмер сатмадылар, без хуҗаны гына үтермәкче идек, әмма караңгыда балаларны да үтердек», дигән, имеш.

Аларның мәетләрен 28 октябрьдә табалар. Тикшерү комитеты ачыклаганча, хәрбиләр Ерак Көнчыгыштан килгән була. «Ике һәм аннан күбрәк кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу маддә буенча 20 елга яки гомерлеккә иректән мәхрүм итү каралган.

Татьяна, Эдуард Капканец, аларның уллары Андрей һәм Александр, Андрейның хатыны Наталья, аларның 4 яшьлек уллары Никита һәм башлангычта укыган Настя, Александрның хатыны Екатерина һәм аның 19 яшьлек энесе Дмитрий бер зиратта җирләнә.

Волновахада 9 кешелек гаиләне үтерүдә шикләнелеп кулга алынучылар «Вал» яки «Винторез» дип аталган махсус автоматлар кулланган.

Эшне хәрби тикшерүгә тапшырылачак. Үтерүдә шикләнелгән хәрбиләрне 1 айга кулга алганнар, моның өчен суд карары кирәк булмаган – Тикшерү комитеты хәрби хәл шартларында моны мөстәкыйль эшләргә хокуклы. Октябрь аеннан 4 яңа төбәктә – Луганск һәм Донецк халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә хәрби хәл кертелгән иде.

Үтерүдә шикләнеп кулга алынучылар – 21 яшьлек Антон Сопов һәм 28 яшьлек Станислав Рау. Алар икесе дә Уссурийск шәһәреннән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100