news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Волгоградтагы хастаханәдә яңа туган сабыйның битен пешергәннәр

Волгоградтагы хастаханәдә яңа туган сабыйның битен пешергәннәр

news_top
Волгоградтагы хастаханәдә яңа туган сабыйның битен пешергәннәр

Волгоград шәһәрендәге перинаталь үзәктә яңа туган сабыйның битен пешергәннәр. Вакытыннан алда туган ир бала табиблар күзәтүендә була. Анасы баланың битендә пешкән урыннарны күреп ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. 

Быел 12 мартта әлеге эшнең материаллары Эчке эшләр органнарыннан алынган һәм Тикшерү комитетына тапшырылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

2016 елда йөклелеге җиде ай булган хатынны Волгоградтагы перинаталь үзәккә китерәләр. Ул баласын вакытыннан алда таба башлый. Хастаханә табиблары хатынга «кесарев кисеме» ясап, сабый дөньяга килә. Аны махсус кувезга урнаштыралар.

«Берничә көннән баласын карарга килгәч, анасы яңа туган малайның битендә пешкән эзләр күреп ала», — диелгән Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хәзерге вакытта тикшерүләр бара. Яңа туган сабыйның сәламәтлегенә нинди зыян килгәне ачыклана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар