Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Волгоградта яшәүче хатын дүрт игезәк тудырган

Сабыйлар табигый юл белән, уколлар кадамыйча гына яралган.

news_top_970_100
Волгоградта яшәүче хатын дүрт игезәк тудырган
https://pixabay.com

Волгоградта дүрт игезәк бала тапкан Виктория Маркович сабыйларын видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйган. Викториянең барлыгы алты баласы бар. Дүрт улы һәм ике кызы. Малайлар барысы да игезәкләр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Болар барысы да миңамы?» — дип шаярта ул видеода. 

Дүрт бала туу — сирәк очрак, йөклелек табигый юл белән барлыкка килгәндә бигрәк тә, ди белгечләр. 

«13 атна булганда дүрт игезәк икәнен әйттеләр. Беренче этапта бар да яхшы булды. Ләкин ике ай элек пациентны хастаханәгә салдылар. Кайбер проблемаларны төзәтәсе бар иде. Йөклелек көтелмәгәндә, уколларсыз гына барлыкка килгән», — ди табиб Татьяна Веровская.

Балаларның берсе туганда 900 грамм гына була, хәзер алар барысы да исән-сау. 

Виктория үзен тулысынча балаларына багышлаган. Ул TikTok өчен роликлар да төшерә, меңнәрчә лайк җыя, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100