news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Волгоградта тамада туй вакытында үлгән

Екатерина Морина конкурс уздырган вакытта кисәк егылган.

news_top
Волгоградта тамада туй вакытында үлгән
Екатеринаның аккаунтыннан

Волгоградта яшәүче тамада Екатерина Морина туй алып барган чагында егылып үлгән, дип хәбәр итә v1.ru телеканалы.

Екатерина шәһәрдә билгеле тамада булган. Конкурсларның берсен уздырганда аның кисәк көне йөзе үзгәрә, ул егыла. Янына кешеләр йөгерешеп килә, ул инде аңын югалткан була. Тиз генә табибларны чакыралар, кемнәрдер аны аңга китермәкче була. Әмма хастаханәгә барып җиткәнче ул юлда һәлак була.

«Ул конкурс уздыра иде, кисәк кенә егылды», — дип сөйли туйда булучылар.

Екатеринаның өч баласы ятим калган. Аның ни сәбәпле үлгәне билгеле түгел. 

Екатеринаның коллегалары аның балаларына ярдәм җыю оештырган.

«Катяның бер дигән яраткан гаиләсе бар иде. Ире кайгыдан үзенә урын таба алмый. Аңа әле 44 кенә яшь иде. Бик әйбәт иде. Башка сыймый. Нигә яхшы кешеләрне алып китәләр икән?" — дип язган аның дусты.

Морина бик популяр тамада булган. Аны берничә ай алдан чакырып куя торган булганнар.

Екатерина Морина уздырган туйларның кайберләре:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар