Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Волгоградта оборона заводы территориясендә янгын чыккан

news_top_970_100
Волгоградта оборона заводы территориясендә янгын чыккан
v102.ru

17 август иртәсендә Волгоградта «Кызыл Октябрь» заводы территориясендә янгын чыга. Аның территориясендә 50 квадрат метр мәйданда трансформатор мае янган.

Янгын турында хәбәр 09.08 сәгатьтә килеп ирешкән. Бу турыда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Һәлакәт урынында 1нче янгын-коткару отряды расчеты эшләгән.

«10.50 сәгатькә янгын тулысынча сүндерелгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк», – дип, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Волгоград өлкәсе башлыгы Николай Любавин хәбәр иткән.

Сүз уңаеннан, Кызыл Октябрь «МИ» һәм «Ка» вертолетлары өчен көч агрегатлары, самолет агрегатлары коробкалары (КСА) ясый, «Су» самолетлары өчен газ турбиналы һәм турбостартерлар җитештерә, ремонтлый һәм хезмәт күрсәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100