Волгоград полициясе чүплектән 9 айлык бала гәүдәсен эзли (видео)
Россия тикшерү комитеты сайтында чүплектә актарынган полицейскийлар видеосы чыкты.
26 яшьлек хатын 9 айлык баласы һәм әнисе белән Волгоград өлкәсе Фролово торак пунктында яшәгән. 1 мартта ул баласын алып Волгоградка киткән. Ул анда арендага фатир ала, интернет аша бала бишеген сата. Аннары ул 9 айлык баласын буып үтереп, чүп савытына ташлый. Аннары Волжск шәһәрендә яшәгән танышына кунакка китә.
Хатынның әнисе, кызының һәм оныгының югалуы хакында полициягә хәбәр итә. Хатын баласы турында сөйләп бирә. Хатын кулга алынган. Полиция бала гәүдәсен эзли. Ул чүп белән бергә шәһәр чүплегенә чыгарып атылган дип уйлыйлар.